Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Юлламасын тыңлар өчен Мәскәүгә юл тотты

 Бүген Татарстан Президенты  эш сәфәре белән Мәскәүдә.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Президенты матбугат  үзәге  хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасын   Мәскәүнең «Манеж» күргәзмәләр залында тыңлаячак .  

Әлеге чарага барлыгы 1,3 мең кеше килер дип көтелә. Алар арасында Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, Россия Федерация Советы вәкилләре, төбәк җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре дә бар.

Шулай ук,бу көнне  Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «КАМАЗ» йөк машиналары җитештерә торган заводның беренче директоры Лев Васильев белән дә очрашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса