Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рәсимә Гарифуллина: "Рәхмәт яусын табибларга, шәфкать туташларына, санитаркаларга"

Газетабызның 34 нче санында (12 май, 2021 ел) басылып чыккан Гөлназ Нуриеваның “Прививка ясаткан булсам...” мәкаләсеннән соң редакциябезгә хатлар килде, телефоннан  шалтыратулар күп булды.

Кемнеңдер якыны авырган, кемдер үзе әлеге афәтне кичергән. Һәркайсы үзләрен дәвалаган табибларга рәхмәт белдерә, ә сүз ахыры автор әйткәннәргә кайтып кала: “Эх, вакытында вакцина ясаткан булсам...”

Бу хакта шагыйрә Рәсимә Гарифуллина белән дә сөйләшүебез булды. Аның сөйләгәннәрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

“Авыру миңа көтмәгәндә килде. Бөтен гәүдәне хәлсезлек биләп алды, кинәт температура күтәрелде. Йөткерү, төчкерү дә юк. Нишләп болай икән димен, үземчә дәваланып та карыйм, һич узмый. Берничә көннән соң участок табибәсе Илсөяр Җамалиевага шалтыраттым. Ул кичекмәстән район хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә хәбәр итәргә кушты. Шул арада фельдшер белән “Ашыгыч ярдәм” машинасы килеп җитте һәм мине табиб Ринат Гыйниятуллин караганнан соң хастаханәнең инфекция бүлегенә урнаштырдылар. Диагноз шигемне раслады, миндә ковид иде.

Ул көннәр өн белән төш кебек буталдылар. Кан басымы күтәрелә, йөрәк хәлсезлеге бар, өстәвенә калкансыман биз дә үзен сиздерә башлады. Иртәдән кичкә кадәр дәвалау процедуралары бара. Система, уколлар, дарулар... Монда бар кеше дә бер тигез, монда бары тик авырулар гына. Олы яшьтәме син, кечеме – табибларның игътибары дәвалауга юнәлтелгән. Янәшәмдәге койкада 90 яшьтән узган рус карчыгы ятты. Хәле булмагач аңа шәфкать туташлары, санитаркалар кашыктан ашата иделәр. Бик карадылар. “Ашыгыч ярдәм” машинасы белән берничә авыруны, шул исәптән мине дә Казан хастаханәләренең берсенә томография үтәргә алып бардылар, шунда үпкәләремнең 39-40 проценты зарарлануы ачыкланды. Район хастаханәсенең инфекция бүлегендә 12 көн дәваландым. Рәхмәт яусын табибларга, шәфкать туташларына, санитаркаларга. Аларның дәва-шифалары, ярдәме белән аякка бастым. Хастаханәдән чыккач та өйдә табиб кушуы буенча дәвалануны дәвам иттем. Коронавирусның шаукымы әнә шулай берничә айга сузылды.

Беркемгә дә авырырга язмасын, шуңа күрә саклану чараларын күрергә кирәк, аның өчен хәзер вакциналар бар инде. Пермь шәһәрендә яшәүче әниемнең сеңлесе шушы авырудан вафат булды. Ул вакытта әле коронавирусның башлангыч чоры, вакциналар чыкмаган иде. Хәзер шуны уйлыйбыз да үзәкләребез өзелә, әгәр прививка ясатылган булса ул да безнең арада булыр, яшәр иде бит...”

Район үзәк хастаханәсенә COVID-19 инфекциясенә каршы барлыгы 1910 данә вакцина кайтартылган. Бүгенге көнгә кадәр 1763 кеше прививка ясаткан инде. Ул әле дә дәвам итә. Гадәти эш көннәрендә прививка ясату өчен район үзәк поликлиникасына, ә  эш сәгате тәмамланганнан соң һәм ял көннәрендә “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә килергә мөмкин. 

 

 

Фәрвәз Каюмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса