Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәшидә Хәмидуллина Балык Бистәсе табибларына зур рәхмәтләрен җиткерә

Рәхмәт сүзләрен җиткереп, 80 яшьлек  Рәшидә  әбиегез  хат яза.

 2022 елның башында салкын тидереп, бер атна өйдә авырып  яттым. Авырту узмагач, фельдшерыбыз Ләйлә Сафина хастаханәгә барып тикшеренеп кайтырга кушты. Мине Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсендә Ринат Рафыйк улы каршы алды. Тикшерү узгач, инфекцион бүлеккә  ятарга алып калдылар. 20 көн дәвалану үттем. 18 көн дәвамында система салдылар, барлык эшләүче медицина хезмәткәрләре үз якынын кадерләгән кебек, хәлләремне белеп тордылар. Иң олы рәхмәтләремне Динар Рамил улы Гаязовка, Светлана, Фәниягә, Алия, Гөлнарага әйтәсем килә.Һәрвакыт үз  эшегезнең осталары булып калыгыз.Барыгызга да саулыкның ныгын, гомернең озынын, бәхетнең чиксезен телим.Балаларыгызның рәхәтен күреп, рәхмәтләргә сөенеп яшәргә язсын.
 

Рәшидә Хәмидуллина. 
Яңа Арыш авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса