Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Розалия Миннебаева: «Гомер шатлык белән дә, кайгы белән дә уза икән ул»

Күңел төпкелендә сагышлы үткәннәр ятса да, булганына шөкер итеп яшәүче буыннан алар

“Гомер уза аккан сулар кебек,
Йөрәкләрдә кала ярасы...”
Ачык тәрәзә аша ишетелгән гармун моңына урам яктагы миләш агачлары  тирбәлеп куйгандай булды. Көзге яфраклар шавы ара-тирә тәрәзәгә килеп кагылдылар да, аннан уйнаклап җил куенына кереп югалдылар. Нәрсә бу?! Яфракларның гомернең тиз үтүен искәртеп пышылдауларымы? Әллә әрнеп өзгәләнгән күңелне басарга теләп юатуларымы?
Гармунын читкә куйды да залга, әнисе Рауза апа янына чыкты Розалия. Әкрен генә аны кочагына алды. Балачактагы кебек куенына килеп сыенды. “Ярый әле янәшәмдә син бар, әни”, – диде ул, күзләренә сөеп карап. 
Язмыш аларны гел сыйпап тормады шул. Мең кат сынады, аннан янә икесен бербөтен итеп куйды. Монысы карыйлык көненә килгән бәхете иде Рауза апаның. Ә аңарчы... аңарчы еллар белән бергә, тормышның шактый кыенлыкларын кичерергә туры килә аңа.
Тумышы белән Буа районының Вольнистан авылыннан ул.  Сугышка кадәрле михнәтле, ачлык елларының беренче ачы  тамчысы әнисен югалту булып нәни йөрәгенә тама. Аннан әтисе гүр иясе була. Гаиләдәге ике бала тулы ятим калып әби-бабасы тәрбиясенә күчә.
– Ул чагында миңа 5 яшь, ә сеңлем Кәүсәрия бик кечкенә, идәндә шуышып кына йөри башлаган иде әле. Әби белән бабай безне үзләренә алып кайттылар. Бик әйбәт булды алар безнең өчен. Өс-башыбыз бөтенлеген дә, тамагыбыз туклыгын да юнәттеләр, – дип рәхмәт хисләре белән искә ала аларны Рауза апа.
Әти-әнисен юксынып үзәкләре өзелгән чакларында Раббыбыздан сабырлык сорый үсмер кыз. Шул түземлеге белән тормыш авырлыкларын җиңәргә үзендә көч таба.
1957 нче елда авылдаш егете Әсаф белән Рауза апа Вольнистанда никахлашып гаилә коралар. Мәхәббәт җимешләре булып бер-бер артлы 6 бала дөньяга килә. Балачагында әни дип әйтә алмаган иң кадерле сүзне кайнанасына әйтеп 30 ел бергә тату гомер кичерә алар.
– Оланнарны әни карап торды, мин фермада эшләдем, Әсаф колхоз эшеннән бушамады. Матур яшәдек Аллага шөкер. Балаларны да тигезлектә үстереп башлы-күзле иттек. Өч улыбыз – Инсаф, Ансар, Фәнис авылда калып тормыш кордылар, Альфред улым Әлмәттә гаиләсе белән яши. Мин менә монда Күгәрченгә, кызым янына килдем, – ди Рауза апа.
 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

 Автор Фарваз Каюмова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса