Рөстәм Закировның гаиләсендә зур кайгы
Люция Мусина һәм Рөстәм Закировлар гаиләсе зур югалту кичерә. Рөстәм Закировның әнисе вафат булган. Бу хакта «Интертат» хәбәр итә.
Люция Мусина һәм Рөстәм Закировлар гаиләсе зур югалту кичерә. Рөстәм Закировның әнисе вафат булган.
Авыр хәбәрне социаль челтәрләрдә: «Әни, киттең… Урының оҗмахта булсын. Бик зур рәхмәт сиңа барысы өчен дә», – дип, аның тормыш иптәше, җырчы Люция Мусина җиткерә.
Разия апа инде өлкән яшьтә иде. Узган ел «Ирек мәйданы» газетасына биргән әңгәмәсендә Рөстәм Закиров әнисенең абыйсы белән килене тәрбиясендә булуын сөйләгән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа