Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов яшеренү урыннары һәм хәбәр итү системаларын тиз арада әзерләргә кушты

Халыкка хәбәр җиткерү системалары һәм яшеренү урыннары тулы әзерлеккә китерелергә тиеш.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында шундый йөкләмә бирде.

Ведомство башлыгы Рафис Хәбибуллин докладын тыңлаганнан соң, Миңнеханов бүгенге чынбарлыкта Татарстан халкының иминлеген үз вакытында тәэмин итүгә әзер булырга кирәк дип белдерде. Аерым алганда, республика территориясендә халыкка хәбәр җиткерү системасы төзек булырга тиеш.

«Хәбәр итү системасы безгә дежур характерга ия кебек тоела. Бүгенге шартлар исә аның бик тә мөһим икәнлеген искәртә. Барысы да әзер булырга тиеш һәм әзерлек эшләрен тизләтергә кирәк», - диде Миңнеханов.

Рафис Хәбибуллин хәбәр итү системасы объектларын яңарту планнары турында элегрәк сөйләгән иде. Ул ике этапта узарга һәм 2030 елда төгәлләнергә тиеш.

«Күргәнебезчә, кайбер төбәкләр бу проблемалар белән очраша инде. Саклану корылмалары, хәбәр итү системалары тәртиптә булырга тиеш», - дип сүзен төгәлләде Татарстан Президенты.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-yaserenu-urynnary-ham-xabar-itu-sistemalaryn-tiz-arada-azerlarga-kusty-5865759

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса