Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядән Мисыр курортларына чартер рейслар кайчан ачыласы билгеле булды

"Туриндустрия Мисырга кайтырга әзер", - ди Россия туриндустрия союзы вице-президенты.

 Россиядән Мисыр курортларына чартер авиарейсларны быел көз азагына ачарга җыеналар. Бу турыда Россия туриндустрия союзы вице-президенты Юрий Барзыкинга сылтама белән "Известия" хәбәр итте.

"Чартерларны яңартуны көз азагына - октябрь тирәләренә булыр дип көтәбез", - дигән Барзыкин.

 

Аның сүзләренчә, туриндустрия Мисырга кайтырга әзер. Җәйгә алдан броньлау тәмамланган. "Барысы да Урта диңгезгә, Көнчыгыш Азиягә җыена. Кызыл диңгезгә төп агым көз азагында, октябрь-ноябрьдә булачак", - дигән ул.

  • Россия белән Мисыр арасында авиахәбәрләшү 2015 елның ноябрендә тукталды. Ул вакытта Синай ярымутравы өстендә Россия лайнеры һәлакәткә очрады. Былтыр апрельдә регуляр авиахәбәрләшү яңартылды.

 

Фото:  

versiya.info

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса