Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Россиядә велосипедка салым кертергә җыеналар

Хөкүмәттә велосипедларны утильләштерү җыемы турында уйланалар.

Вице-премьер Дмитрий Козак Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгына велосипедларга өстәмә түләү кертү кирәклеге турындагы мәсьәләне тикшерүне йөкләде. Закон проекты 2019 елның 1 октябреннән әзер булырга мөмкин. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.

  • Утильләштерү җыемы – экология куркынычсызлыгы һәм кеше сәламәтлеген төрле зарарлы тәэсирләрдән саклау өчен дәүләт файдасына бер тапкыр алына торган салым ул. Бу хакта “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы федераль законда әйтелгән. Хәзерге вакытта шундый җыем чит илдә һәм үзебездә эшләнгән автомобильләргә бар. Салым түләнмәсә, машинаны исәпкә куеп булмый.

Экспертлар фикеренчә, велосипедка һәм велосипед рамаларына җыем велосипедның ахыргы бәясенең 10 проценты күләмендә булырга тиеш.

 фотоveloclub.su

http://atnya-rt.ru/news/yaalyk/rossiyad-velosipedka-salym-kerterg-yenalar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса