Россиядә «сәламәтлеккә салым» кертергә тәкъдим итәләр
Россиядә зарарлы товар иң арзаны булып чыккан, ә җитештерүчеләр түләгән салым иң түбәне.
(Казан, 16 март, "Татар-информ"). Россиядә «сәламәтлеккә салым» барлыкка килүе ихтимал. Аны тәмәке җитештерүчеләр түлиячәк. Бу турыда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән тәмәкегә каршы яңа концепция турында фикер алышу нәтиҗәсендә билгеләнгән Иҗтимагый палата киңәшләрендә язылган, дип хәбәр итә Российская газета.
Документта язылганча, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы төрле илләрдә популяр тәмәке кабының бәясен һәм аннан алынган салымнар күләмен чагыштырган. Россиядә зарарлы товар иң арзаны булып чыккан, ә җитештерүчеләр түләгән салым иң түбәне.
Мисал өчен, бер үк төрле марка тәмәке безнең илдә 2,42 доллар, Израильдә - 7,78 доллар, Бөекбританиядә - 11 доллар, Франциядә - 7,76 доллар, Германиядә - 6,45 доллар тора. Бу тәмәке кабыннан түләнгән салым бездә 47,6 процент, Израильдә - 84,3 процент, Бөекбританиядә - 82,2 процент, Франциядә - 80,3 процент, Германиядә - 72,9 процент.
Моның белән бәйле рәвештә Иҗтимагый палата каршындагы Гражданнарны наркотиклардан, алкоголь һәм тәмәке бәйлелегеннән саклау буенча Координация советы рәисе Солтан Хәмзаев "сәламәтлеккә салым" кертергә тәкъдим иткән. Шул рәвешле тәмәке җитештерүчеләргә башта салым күләмен тәмәке кабы бәясеннән 70 процент дәрәҗәсендә, алга таба аны тагын да югарырак итәргә кирәк, дип саный ул.
http://tatar-inform.tatar
фото интернет чыганаклардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев