Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә иң популяр продуктларга бәяләр артачак

 Киләсе елның февралендә он, икмәк һәм көнбагыш маена бәяләр үсәчәк.

Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре хәбәр итте.

"Известия" хәбәр иткәнчә, бодай оны 2,9 процентка кыйммәтләнәчәк, бу, үз чиратында, икмәккә бәяләр артуга китерәчәк. Әйтик, кибетләрдә бу продукт 2,1 процентка кыйммәтләнергә мөмкин, ә икмәкнең уртача бәясе 43 сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, якын арада көнбагыш мае 2,2 процентка кыйммәтләнәчәк. Бәрәңгенең бәясе дә шулай ук артачак. Чөнки быел аның уңышы уңышы начар булды.

Аналитиклар базарда ашламаларның кытлыгы күзәтелүе турында да билгеләп үттеләр. Аларга бәяләр кискен артты, бу продуктлар бәясендә дә чагылыш тапты, ди алар.

«Экономика сегодня» язганча, Россия ашлык берлегендә илдә он һәм икмәкнең киләчәктә кыйммәтләнүен расладылар. Бу транспорт һәм коммуналь хезмәтләргә җитештерүчеләрнең чыгымнары арту белән бәйле.

 

 

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/rossiyad-i-populyar-produktlarga-byalr-artachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса