Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына Фәрит Мөхәммәтшин да керде

 Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеген белдерде.

 (Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәү Кремле сайтында хәбәр ителгәнчә, РФ Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә кертелгән.

  РФ Федераль Җыенына юллама кысаларында Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеге турында белдергән иде.

«Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем составын расларга» — диелә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйган боерык текстында.

 Владимир Путин ил Конституциясендә РФ Дәүләт Советының статусын һәм ролен беркетергә тәкъдиме белән дә чыкты.  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та РФ Дәүләт Советы статусын Россия Конституциясендә беркетү — законлы карар, чөнки бу структура үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады,- дип белдерде.

 

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса