Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Балык Бистәсендә яшәүче күп балалы әни белән очрашты
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Балык Бистәсендә яшәүче Гөлчәчәк Нуретдинова белән очрашты. Ул дүрт бала -12 яшьлек Салават, 9 яшьлек Булат, 4 яшьлек Нәргизә һәм 5 айлык Азат тәрбияли.
Дүртенче бала тугач, декрет ялында булган Гөлчәчәк Нуретдинова авыр матди хәлдә кала.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон күп балалы гаиләләргә даими рәвештә ярдәм күрсәтә. Ул әлеге гаилә яшәүче йортны төзекләндерергә акча бүлеп бирә.
Йортта беренче чиратта керү ишеге яңадан урнаштырыла, барлык ярыкларны томалаганнар, идәнне тулысынча алыштырдылар һәм линолеум җәячәкләр. Электр үткәргечләр яңартылнды һәм яңа җылыту радиаторлары куелачак. Монтаж эшләреннән соң обойлар ябыштырылачак, түшәм буялачак. Ремонтка барлыгы 4000 мең сум тирәсе акча бүлеп бирелгән.
Илья Светославович Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Рәшит улы белән кунакка бүләкләр белән килде. Депутат үз исеменнән күп балалы әнигә пылесос тапшырды, район башлыгы микродулкынлы мич бүләк итте.
Луиза Ананьева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia