“Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә “кайнар” линия эшли башлады.
2017 елның 12 нче окябрендә Россия Банкы номиналы 200 һәм 2000сум булган акчаларны әйләнешкә кертте.
Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 140 нчы маддәсе нигезендә сумнарда булган банкнотлар законлы түләү чарасы булып кулланыла һәм илебезнең бөтен территориясендә кабул ителергә тиеш. Ә "Россия Федерациясенең Үзәк Банкы" турындагы федераль канун нигезендә Россия Банкы чыгарган төрле номиналдагы банкнотлар төрле түләүләрне башкару, исап-хисап счетларына салу, ил эчендә күчерүләр алып бару өчен файдаланыла. Яңа номиналы 200 һәм 2000 сум булган акчалар өчен бу канун кагыйдәләре үтәлергә тиеш.
Тик массакүләм чараларның мәгълүматларына караганда кайбер субъектларда кулланучылар уйдырма сәбәпләр китереп аларны алудан баш тарталар.
Югарыда атап киткән мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә "кайнар" линия эшли башлады. Аның телефон номеры 8(917)224-87-94. Шалтыратуларны 2018 елның 18 нче гыйнварыннан 25 гыйнварга (ял көннәреннән тыш) кадәр 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгать аралыгында кабул итәләр. Төшке аш 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев