Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Роман Исланов : "Авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарга район үзәгенә килеп йөрергә кирәк булмаячак"

Балык Бистәсе муниципаль районында яшәүче гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән амбициоз һәм масштаблы проект- муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне электрон рәвешкә күчерү юнәлешендә нинди эшчәнлек алып барыла?

Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов белән әңгәмәбез шул хакта.

-Роман Леонидович, иң элек муниципаль, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлекләренә тукталып узыйк әле.

- Һәр кеше үз гомерендә күп мәртәбәләр дәүләт хакимиятенең башкарма органнарына төрле дәүләт хезмәтләре күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә. Күпләр әле дә булса бу хезмәтләрне элеккедән килгән форматта алуны дәвам итәләр. Ягъни, учреждение, оешмаларга  шәхсән килеп мөрәҗәгать итәләр.  Аннары бер кочак кәгазь документлар җыялар. Кайвакыт шактый озак чират көтәргә, кыйммәтле вакытны исраф итәргә дә туры килә. Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу бу проблемаларны читләтеп узарга ярдәм итә.  Бу максатлар өчен «Дәүләт хезмәтләре» (“Госуслуги”) Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайты булдырылды, аның төп максаты-административ киртәләрне киметү, хезмәт күрсәтү процедурасын гадиләштерү һәм аларны күрсәтү срокларын кыскарту, төрле территорияләрдә яшәүче гражданнарга хезмәт күрсәтү өчен бердәм стандартлар кертү.

-Ә безнең районда нинди төр хезмәтләрне электрон рәвештә алырга мөмкин?

- Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ (ЗАГС) бүлеге тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрдән файдаланырга мөмкин. Мәсәлән,  никах теркәү буенча – никах теркәү датасын һәм вакытын броньлау, электрон гариза бирү, дәүләт пошлинасын түләү, кабул итүгә язылу;  баланың тууын теркәү һәм ата булуын билгеләү буенча-туу турында гариза бирү һәм ата булуны билгеләү, ата булуны билгеләү өчен дәүләт пошлинасын түләү, кабул итүгә язылу һәм башкалар.

-Роман Леонидович, бу юнәлештә республика күләмендә алып барыла торган эшчәнлеккә дә тукталыйк әле.

- Узган ел дәвамында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, күп функцияле үзәкләр, хакимият органнары һәм муниципалитетлар белән берлектә, «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында, 44  дәүләт хезмәтен яки 13 тормыш ситуациясен тулысынча цифрлы рәвешкә күчерү буенча эш алып барды. 2020 елның июленнән Татарстан Республикасының алты муниципаль районында (Әлмәт, Саба, Яр Чаллы, Түбән Кама, Актаныш) шул исәптән безнең районда муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрен цифрлы рәвешкә күчерү проектын гамәлгә ашыру башланды.

Хезмәт күрсәтүләрне анализлау һәм аларны цифрлы рәвешкә күчерү эше өчен  Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты күрсәтмәсе белән цифрлы трансформация өчен җаваплы кеше (район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары В. И. Токранов) билгеләнде, шулай ук башкарма комитет, җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасы, опека һәм попечительлек бүлеге, ЗАГС бүлеге, төзелеш бүлеге белгечләре составында эшче төркем төзелде.

 Татарстан Республикасы архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы консультантлары белән берлектә 72 хезмәтне цифрлы рәвешкә күчерү өчен анализланды. Эшче төркемнең барлык әгъзалары, шулай ук башкарма комитетның башка хезмәткәрләре Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Цифрлы трансформация һәм цифрлы икътисад: технологияләр һәм компетенцияләр» программасы буенча укулар уздылар.

- Ә бу проект нинди мөмкинлекләргә юл ачачак соң?

- Бу Балык Бистәсе муниципаль районында яшәүче гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән амбициоз һәм масштаблы проект. Ул якын киләчәктә хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрәчәк; хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен көтү вакытын  күпкә кыскартачак.

Өйдән чыкмыйча гариза бирү һәм нәтиҗә алу юлы белән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша хезмәт күрсәтү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Теге яки бу хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен алу өчен минималь документлар пакеты да җитәчәк. Авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарга район үзәгенә килеп йөрергә кирәк булмаячак.

-Өлкән яшьтәге яки башка сәбәпләр аркасында интернет белән файдалана алмый торган гражданнар да бар бит.

-Интернет челтәре аша мөстәкыйль рәвештә электрон хезмәтләр порталыннан файдалану өчен техник һәм башка мөмкинлекләре булмаган гражданнарга (өлкән яшьтәгеләргә) безнең районда әлеге ярдәмне район авыл җирлекләре башкарма комитетларында алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.

Авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәкләр дәүләт бюджет учреждениеләре һәм Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты арасында районның биш авыл җирлегендә КФҮ территориаль-аерымланган структур бүлекчәсен (офис) булдыру буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Килешү кысаларында КФҮ хезмәткәрләре график буенча авыл җирлекләренә документлар кабул итү һәм бирү өчен чыгалар.

Кабул итү Биектау, Олы Елга, Күгәрчен, Котлы Бөкәш, Түбән Тегермәнлек авыл җирлекләрендә алып барыла.

-Татарстанда цифрлы хезмәт күрсәтүләр буенча гамәлгә куела торган башка проектлар белән дә таныштырып узыгыз инде.

-Татарстанда «Мин төзим» (“Я строю”) пилот версиясен эшләтеп җибәрделәр.

 «Мин төзим» платформасы төзелеш өлкәсендә татарстанлыларның төп цифрлы ярдәмчесе булачак. Биредә гражданнар төрле этапларда: төзелеш башыннан алып аны тәмамлауга кадәр булган барлык мәсьәләләрне онлайн рәвештә хәл итә алачак.

Платформа мөмкинлекләрен беренче булып Әлмәт һәм Саба районнары халкы сынаячак. Аның аша алар кирәкле документларны электрон рәвештә генә алып калмыйча, гаризаларның статусын да күзәтеп тора алачаклар.

Киләчәктә бу платформага республиканың барлык муниципаль районнары да тоташачак.

Даими үзгәреп торучы дөньяда технологияләр дә туктаусыз үсә.  2021 елның мартында РФ территориясендә дәүләт хезмәтләре порталының яңа, технологик яктан алга киткән версиясе эшли башлаячак.

Газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса