Рәмис Имамиевның шәхси хуҗалыгы күпләргә үрнәк
Авыл җирләрендә бүген үзләренең шәхси хуҗалыкларын үстерергә теләүчеләргә һәр тарафта тиешле игътибар бирелә, ярдәм күрсәтелә.
Болар хакында әле шушы көннәрдә генә Яңа Арыш авылыннан җир мәсьәләләре буенча район үзәгенә килгән Рәмис Имамиев белән очрашкач та ишетергә туры килде.
Ул озак еллар дәвамында хуҗалык эшләрендә катнаша. Җирен дә эшкәртә, кыр эшләрендә дә нәтиҗәле хезмәт куя. Күп еллар дәвамында комбайнчы хезмәтен дә башкара. Аның әле озак еллар дәвамында хуҗалык игенчеләре арасында җиңү яулаган вакытлары да хәтергә уелып калган. Дистә еллар элек Рәмис җиң сызганып үзенең шәхси хуҗалыгын үстерүгә алына. Берничә баш савым сыерлары алып үрчетергә керешә. Билгеле инде, сөт продуктларын эшкәртеп аннан каймак, эремчек, катык ясап Казан шәһәренә барып сату итәләр. Аларның инде бүген шәһәрнең ике почмагында үз сатып алучылары бар. Тормыш юлдашы Нурания белән алар дистә елга якын атнага ике мәртәбә сөт продуктлары һәм бакча җиләк-җимешен төяп шәһәргә юл тоталар. Үз алучылары булгач уңайлы да, алдан сөйләшенгән вакытка алып барып җиткергән товарыңны күз ачып йомганчы алып та бетерәләр. Сыйфат ягыннан да тел-теш тидерерлек түгел, хәзер таләпләр дә елдан-ел көчәйтелә. Авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов та халыкның күпләп сыер асрауга күчүләрен мактап телгә алды. Элек авылда күпләр бер-ике баш савым сыеры белән генә чикләнсә, бүген инде 7-8 баш сыер асраучылар саны да дистәгә якынлашып килә. Рәмис Имамиевларның дә бүген абзарында савым сыерларының баш саны 8 гә җиткән. Алар үзләре өчен печәнне якыннары һәм туганнарыннан калган 6,5 гектар мәйдандагы пай җирләрендә үстереп алалар. Үзенең көпчәкле тракторы, печән чабу-җыю җайланмалары бар. Быел печән рулонлаучы пресс алып кайтканнар. Шуның ярдәмендә алар 200 рулон печән әзерләргә өлгергәннәр. Әле тагын 16 гектар җир алып ашлык үстерергә исәп итәләр.
Бүген аларның абзарларында 13 баш терлек асрала. Моннан тыш әле казлар, тавыкларны да күпләп тоталар. Бу хәтле мал-туарны асрауда аларга уллары да зур ярдәм күрсәтә. Олы улы Фәнис Казан шәһәрендә вертолет заводында хезмәт куя. Уртанчысы Рәзил шәхси фирмада эшли. Ә менә үз яннарындагы 11нче сыйныфка укырга баручы төпчек уллары Фәнзил инде төп ярдәмчеләренә әйләнгән. Үзләренең ярдәмче хуҗалыкларында күп нәрсәне алар бергәләшеп, үзара килешеп башкаралар. Эшләре дә күпләрне сокландырырлык аларның. Барысын да алар алдан исәпләп, уйлап, зур тыйнаклык белән алып баралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia