Рәхмәт табибларга
Минем район үзәк хастаханәсенең инфекция бүлеге табиблары Ринат Гыйниятуллин, Николай Демьянов, Руслан Алиевичка һәм шәфкать туташлары Равия, Венера, ике Рәмзия, Зөлфирә, Ирина, Гөлназ, Земфира, Алсу, Зилә, Лилиягә, шулай ук кече медперсоналга чиксез зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Сез үзегезнең сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, көнне төнгә ялгап авыруларны сәламәтләндерү өчен бөтен көчегезне, тәҗрибәгезне куеп эшлисез. Яшь булуыгызга карамастан һәрбер кешегә игътибарлы, ихтирамлы булып тынычландырырлык сүзләр табасыз, караңгы йөз, дорфалык күрсәтмисез. Гел шундый булып алга таба да районыбыз халкына хезмәт күрсәтсәгез иде. Шәфкать туташлары барысы да ягымлылар, үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Барыгызга да зур рәхмәт.
Халидә Ихсанова.
Балык Бистәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа