Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар!

 Бөек Ватан сугышы тарих битләрендә калып килә.

Фронттагы ир-егетләр, тылдагы хатын-кызлар батырлыгын  онытырга хакыбыз юк. Бүген безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 5 ветеран яши. Шулар белән бергә элеккеге концлагерь тоткыны- 1 , «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән -  1 кеше, 267 тыл хезмәтчәне, сугышта катнашучыларның 54 толы хөрмәтләнә.

 

 

Ямаш авылыннан Мирзахан Әхмәт улы Әхмәтовка 1943 елның азагында фронтка чакыру килгән.

Смоленсктан башланган мәхшәрле көннәре төгәл алты елга сузылган аның. Белоруссия чиген үтеп Польша, Германияне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан фронтовик Җиңү көнен Алман илендә каршылый.

Туган авылы Ямашка армия хезмәтен тутырып 1949 елның декабрендә генә кайта Мирзахан ага. Эшче кулларны тансыклаган авыл колач җәеп каршылый аны. Өч авылны берләштергән колхозда бригадир буларак та, соңрак тракторчы һөнәрен алгач 18 ел механизатор булып хезмәт куя ул: җир эшкәртә, чәчүен чәчә. Ындыр табагында, машина-трактор паркында да эшли. Сынатмый, йөз аклыгы белән яши. Җәмгысе 53 ел хезмәт стажы бар аның. “Аллага шөкер, хәләл хезмәт белән көн күрдек. Шушы нигездә яшәп, карчыгым Галия белән 6 бала үстердек",–ди сугыш һәм хезмәт ветераны. - Авылдагы улым Габдрахман, киленем Исламия бик әйбәтләр. Бергә, матур торабыз”,–дип янәдән бер шөкерана кылып куя ул.

 Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, бик күп медальләр иясе Мирзахан ага Әхмәтов заман белән бергә атлый–ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып яши. Телевизор карый, аеруча спортны, футбол, хоккей уеннарын ярата.

*  *  *

Котлы Бөкәш авылында сугыш һәм хезмәт ветераны Ильяз Мөлек улы Садыйковны һәркем белә.

Җор күңелле, үткен зиһенле авыл аксакалы тормыш матурлыгын күреп, аннан тәм табып яши.

1942 нче елның 9 маенда фронтка китә ул. Глазов шәһәрендә урнашкан Югары Ленинград Хәрби училищесында укый. Фашист илбасарларының Кавказ юнәлешенә ыргылган чагына туры килә әлеге еллар. Минометчы Ильяз Садыйковны да шунда җибәрәләр. Көчле бәрелешләрнең берсендә якташыбыз каты яралана һәм госпитальгә эләгә.

--Гаҗәп каты сугыш булды ул. Бик күп иптәшләрне югалттык. Яралансам да бәхетемә исән калдым. Шактый озак вакыт госпитальдә дәваландым. Аннан соң демобилизовать итеп туган ягыма кайтарып җибәрделәр,--дип искә ала ул елларны Ильяз ага.

1943 елның 30 мартында туган авылы Күгәрченгә кайтып төшә фронтовик. Әтисе белән абыйсы сугышта. Ачлы-туклы еллар. Гаиләдә үзеннән кечкенә тагын ике энесе белән ике сеңлесе дә бар. Әнә шундый хәлдә каршы ала аны авыл. Башкалар белән беррәттән көнне төнгә ялгап колхозда эшли, тормышны тернәкләндерү өчен бар көчен куя.

1946 елда Байлар Сабасында кыска сроклы хисапчылар курсында укып кайткач сатучы булып эшкә урнаша Ильяз Садыйков. Һәм гомер буе исәп-хисап эшендә хезмәт куя. 1952 елда Котлы Бөкәш авылына күчеп килгәч тә “Райпотребсоюз”ның Котлы Бөкәш филиалында склад мөдире, бухгалтер, товаровед булып эшли.

1949 елда никахлашкан Бибикамал апа белән матур яшәп берсеннән-берсе тырыш, эшчән 4 бала үстерә алар. Бүгенге көндә  ул төп нигездә улы Илдус һәм килене Гөлбизә белән яши. 97 яшьтә булса да, хәтере яшьләрнекенә биргесез Ильяз аганың, ил-көн яңалыгыннан хәбәрдар.

 

*  *  *

Тумышы белән Яңа Сала авылыннан Нәҗметдин Фәхретдин улы Хәмидуллин.

Балачагы, яшьлеге биредә үткән. Бала вакытыннан тормыш арбасына җигелсә, яшьлегенә утлы еллар гарасаты да килеп кушылган аның. 1944 елда унҗиде яше тулган егетләргә армиягә чакыру кәгазьләре килә башлый. Алар арасында Нәҗметдин Хәмидуллин да була.

-1944 елның 30 ноябрендә сугышка чакыру кәгазе алдым. Без – 1927 елгы егетләрне шул елларда сугышка ала башладылар. Башта Кукмарага җыелдык. Аннан Казанга килгәч Саратов авиация училищесына җибәрделәр, - дип искә ала ул елларны Нәҗметдин бабай.

Ул вакытларда җиңү көнен тәгаен белмәсәләр дә, сугышның ахыры якынлашканы, дошманның җиңелә башлаганы сизелә инде. Якташыбыз да Бөек Җиңү көнен Саратовта каршылый. Әмма аңа тиз генә туган якларына кайту насыйп булмый. Армия хезмәтен дәвам итеп сержант званиесендә 1953 елның август аенда гына демоблизацияләнә ул.

Авылга кайткач янәшәдәге Шомбыт спирт заводына эшкә урнаша. Һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда электромеханик, инженер, тәэминатчы вазыйфаларында хезмәт куя.

45 ел хезмәт стажы бар аның. Карчыгы Сәкинә белән 50 елдан артык гомер кичереп 3 бала үстергәннәр. Хәзерге вакытта Нәҗметдин бабай кызы Роза янәшәсендә Котлы Бөкәш авылында гомер кичерә.

 

*  *  *

Николай Петрович Блинов 1942 елның 20 августында фронтка китә.

Ул 189 нчы Кызыл Байрак дивизиясенә эләгә. Дивизиянең артиллерия штабы радиостанциясендә хезмәт иткәндә , Николай Петрович артиллерия частьләре штабларын элемтә белән өзлексез тәэмин итүдә бөтен көчен куя. Бу үз чиратында командованиенең боерыкларын һәм күрсәтмәләрен үз вакытында башкаручыларга җиткерергә мөмкинлек бирде.


Николай Петрович Блиновның сугышчан юлы бик катлаулы һәм озын булды. Башта Сталинград, аннары Орлов-Курск дугасы өчен көрәш, Белоруссияне, Польшаны азат итү. Дошман көчле һәм мәкерле иде. Кайсы гына юнәлештә булуга карамастан 189 нчы Кызыл Байрак дивизиясе сугышчылары, көчләрен кызганмыйча, дошманны тар-мар иттеләр. Соңрак Көнчыгыш Пруссия, Кенигсбергны азат итүләр. Соңгы көрәш Берлин өчен. Фронт юллары һәркайда кырыс. Аларда  Николай Петрович туганнар каберлегендә үзенең полкташларын озата.
Ветеранның 17 сугышчан медале бар. Алар арасында Кызыл Йолдыз ордены, «Сугышчан казанышлары өчен»медале дә балкый.
Сугыштан кайтканнан соң, Николай Петрович төрле вазыйфаларда эшли, үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә, үз эшен яхшы белә.
Хәзерге вакытта ул Пермьдә кызы белән яши.
Район халкы якташларының кыюлыгы һәм батырлыгы белән горурлана.

*  *  *

-Мин үткәнемне әнием сөйләгәннәре буенча беләм. Тумышы белән әти -Күки, ә әни Котлы Бөкәш авылыннан. Алар гаилә корып җибәргәч, Донбасс шәһәренә китәләр. Әти шахтага эшкә урнаша. 1941 елны сугыш башлана. 

Аларны шахтада запаска калдыралар. 1942 елның апрель аенда бу шәһәргә немецлар килеп җитә. Яшьләрне эшче көч итеп пленга алалар, Германиягә озаталар. Алар арасында әти белән әни дә була. Әтине шахта эшенә билгелиләр, әнине ашханәгә эшкә куялар. Июнь аенда мин туганмын. Әни бер поляк хатыны белән танышып китә, алар бер баракта яшиләр. Әни эштә вакытта үзенең баласы белән мине дә карый ул хатын. Әлеге баракның коменданты рус кешесе була. Поляк хатыны белән әни ирләрен эзләп табарга дип ярдәм сорыйлар аннан. Ул әтиләрнең кайсы шахтада булуын әйтә һәм әни әтине эзләп бара. Коры сөяккә калган әтине әни башта танымый тора. Шуннан  аңа ашарына ризык ташый башлый, әти шулай хәлләнеп китә, көч җыя. 1945 елның апрель аенда безнең гаскәр әлеге шәһәргә килеп җитә. Халыкны азат итәләр. Документлары булмаганлыктан, әти-әниләр Донбасска кайталар.  Анда документларын яңадан торгызалар, эшкә урнашалар. 1948 елда әтинең Гөлҗамал исемле туганы безне Үзбәкстанга чакыра. Уйгурсай шәһәрендә яши башлыйбыз. Әти янәдән шахтага урнаша. Соңрак аның сәләмәтлеге какшый башлагач, мин ул вакытта 8 яшьтә идем, Коканд  шәһәренә барып урнаштык. Аннан Пап шәһәренә күчтек. 1949-1980 елларда шунда яшәдек. Мин анда Миннәхмәт исемле егеткә кияүгә чыктым. “Узбеккровля” комбинатында 32 ел  эшләдем. Бер малай, бер кыз алып кайттык. Мәктәпне тәмамлагач  улыбыз Ленинград, кызыбыз Белград шәһәрендә белем алды. Алар хәзер гаиләле. Дүрт оныгым, ике оныкчыгым бар. Ә Котлы Бөкәш авылына 2002 елда кайтып урнаштым мин. Өй сатып алдым. Биредә туганнарым күп булгач яшәп китүем җайлы булды, -дип тормыш йомгагын сүтте Котлы Бөкәш авылыннан Зәйнәпбикә Мөрсәлимова.  Районга кайтканнан соң  “Икенче бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан корылган элеккеге концлагерьларның балигъ булмаган тоткыны” категориясе бирелгән аңа. Шулай ук биредә яшәгән чорда дүрт медаль белән бүләкләнгән. Араларында Татарстан республикасы президентының  “Фидакарь хезмәте өчен” медале, Бөек Җиңүнең 65,70,75 еллык юбилей медальләре бар.

 

*  *  *

Әйе, тормыш аларны күпме сынаган. Ләкин сынмаган-сыгылмаганнар, ныгып яшәүләрен дәвам иткәннәр. Олы Елга авылында гомер кичерүче Минниса әби Шәйхетдинова авылдашлары арасында әнә шундый тормыш ачысын нык татучыларның берседер.

- Әти белән әни шушы авылныкылар. Әти Ленинградта эшләгән була. Бер кайтуында әнигә өйләнеп аны үзе янәшәсенә алып китә. 1939 елда мин туганмын. Матур гына яшәгәндә сугыш башлана. Әтине сугышка алалар. Ул әнигә туган авылга кайтып урнашыгыз, әти-әни сезне ташламас, дип васыять әйтеп калдыра. Шул елны минем энем дә дөньяга килә. Әмма ачлыктан ул вафат була. Ленинград чолганышы вакытында бер яктан юл ачылгач, әни минем белән кайтырга чыга. Әйләнгеч юл аша, товар вагонында бер ай дәвамында ач-ялангач килеш, ябыгып кайтып җиткәнбез”- дип сөйли Ленинград блокадасында булган Минниса әби Шәйхетдинова.

   Авылда аларны якты йөз белән каршы алмыйлар. Биредә дә халык авыр тормышта яши. “Кышын бер айга, җәен бер айга дигәндәй өй саен кунарга урын сорап йөрергә калдык. Кышын бер кешедә, җәен икенче кешедә яшәдек. Әни колхозда эшли, мин бала бит. Колхозлар тернәкләнә башлагач, бәрәңге утыртканбыз. Алар бик уңган. Аны сатып кәҗә алганбыз. Әзрәк акча җыйгач, авылда бер иске генә йорт сатып алганбыз”,- дип үткәннәре турында сөйләвен дәвам итте ул. Бу вакытта аңа сигез яшь тулган була. Аякка, өс-башка кияргә булмагач укырга йөри алмый. Бер елдан соң ярдәм итеп мәктәптән кием-салым, итек бирәләр. Һәм ул укырга керә, сигез сыйныфны тәмамлап чыга. Шуннан соң ул 39 ел дәвамында фермада сыер сава. Тырыш хезмәте, яхшы күрсәткечләре өчен дистәләгән Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны ул.

Тормыш аны күпме утка керткән, суга салган. Ләкин ул зарланмый. Бүгенге көненә шөкер итеп яши әби. “Дөньяның җәннәтендә яшибез. Әнигә генә бу рәхәтлекләрне озак күрергә насыйп булмады шул”,-дип күз яшьләрен сөртеп алды ул. Бүгенге көндә әнисе ягыннан туганы Нәзифә Садыйкова тәрбиясендә Минниса әби.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса