Ризәлә Габдулхакова: " Вакцина йогышлы авыруларга каршы саклау максаты белән эшләнә."
Нәрсә ул вакцинация, аны ясату кирәкме, кайсы вакытта ясау нәтиҗәле, аңа киртәләр бармы?
Шундыйрак сораулар белән район үзәк балалар хастаханәсенең балалар табибы Ризәлә Габдулхаковага мөрәҗәгать иттек.
-Вакцина йогышлы авыруларга каршы саклау максаты белән эшләнә. Санитар чаралар ничек кенә яхшы һәм нәтиҗәле эшләсә дә, максатчан инфекцияне контрольдә тотып булмый. Нәкъ менә вакцинация ярдәмендә дистәдән артык авыр инфекцияне киметү яки тулысынча юкка чыгарырга мөмкин булды. Кызганычка каршы, кайбер ата-аналар прививкаларны бала организмына зыян китерә дигән фикердә. Гриппка каршы вакцинаны да балаларына ясатуга тискәре карашта булучылар очрый. Әлбәттә, һәркемнең ясатырга яки ясатмаска хокукы бар. Ләкин шуны онытмыйк: безнең беренче максат - балаларны төрле авырулардан, чирләрдән саклау.
Сентябрь ае вакцина ясау өчен уңай вакыт. Иң беренче чиратта гриппка каршы вакцина грипп вирусы җитди өзлегүләр китереп чыгарырга сәләтле балаларга, үсеш кимчелекләре булган, хроник авырулы, эндокрион система авырулы, мәктәп һәм бакчаларга йөрүче балаларга ясала. Әлбәттә, вакцинациянең каршылыклар да бар.
ОРВИ, бизгәк белән авырганда, хроник авыруның кискенләшкән чорында, аксымга (куриный белок) аллергия булган очракта һәм алдагы елларда вакцинадан аллергия килеп чыккан булса, ул вакытта вакцина ясалмый.
Йомгаклап әйткәндә, иң элек участок табибы белән киңәшләшергә кирәк.
Вакцина ясау мәсьәләсенә килгәндә, һәркемне җитди карарга чакырам. Интернет челтәрләрендәге мәгълүматны укып файдалану, әле ул төпле карар дигән сүз түгел. Шуңа да иң элек табиблар, белгечләр киңәше булу зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia