Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ризедә Гаязова: «Табиб өчен авыруның терелеп аякка басуын күрүдән дә зуррак сөенеч бармы икән»

Хастаханәдә яшәү өчен көрәш бара... Табибның сизгер бармаклары авыру кулындагы пульсны тоемлый.

Гомернең атылган йолдыз кебек мизгел эчендә сүнүенә җиткермисе иде. Ашыгырга, өлгерергә кирәк...
Ыгы-зыгы, кабалану... Юк, мондый күренеш булмады. Балык Бистәсе үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Ризедә Хәмәтнуровна Гаязова, терапевт Илнур Рәисович Мөхәммәтҗанов тиз һәм төгәл эш иттеләр. Ялгышулар кабул ителми мондый очракта. Чөнки һәр хәрәкәтнең бәһасе чагыштыргысыз кыйммәт – кеше гомере белән бәяләнә. Мондый очракта табибларның белеме, күп еллык тәҗрибәсе, медицинадагы  заманча махсус интенсив аппаратлар ярдәмгә килә. 
Авыруның йөзендә яшәү чаткылары сизелде. Ризедә Хәмәтнуровна үз бүлмәсенә үтте. Арылган. Әмма бу күңеленә рәхәтлек бирә торган талчыгу иде. Куркыныч мизгелләр чигенде, ул бүген янә җиңүче ролендә. Аның эш дәверендә мондый минутлар аз булмады. 
– Табиб өчен авыруның терелеп аякка басуын күрүдән дә зуррак сөенеч бармы икән?! Шуңа да кеше гомере өчен бар мөмкинлегеңне җигеп көрәшергә кирәк. Кулдан килгәннең барысын да эшләдең, көчеңне кызганмадың дип әйтерлек булсын, - ди ул.
Авыру, аларны дәвалау, профилактика чаралары турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер Ризедә Хәмәтнуровна. Һәркайсына кагылгысыз дәлилләр китерә, вакытында дәвалануның  кирәклеген, кайчакларда чирнең аяусыз хәлгә илтергә мөмкинлеген дә искәртеп уза. 
Әйе, кеше гомерен кайчакларда сәгатьләр түгел, минутлар хәл итә. Никадәр генә медицина алга киткән дисәк тә, үлем котылгысыз. Шуңа күрә чирне булдырмый калу, саулыгыңны вакытында кайгырту мөһим.
Медицина сүзе янәшәсендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек төшенчәсе йөри. Юатулы җылы сүзләр белән авыруны аякка бастырырга яки тупас, дорфа итеп әйтелгәннәре аны урынга егарга да мөмкин.  Бу яктан, хастаханәнең терапия бүлегендә эшләүче ак халатлы хезмәткәрләргә тел-теш тидерерлек түгел. Шәфкать туташларының барысы да олы хөрмәткә, тәҗрибәгә ия. Гөлназ Әхтәмова, Ләйсән Миңнеханова, Мәрзия Бәдретдинова, Нурзия Шәрипова, Гөлнара Павловаларның хезмәт стажлары өч дистәдән артык. “Ягымлылар, игътибарлылар, сүзләре белән үк күңелгә шифа, сихәт өстиләр” – бу сүзләр бүлекнең “Тәкъдимнәр һәм шикаятьләр” журналына язылган рәхмәтләрнең берничәсе генә. Ә алар бик күп. Шундый ук ихлас теләкләр хуҗалык эшләре буенча хезмәткәр Инзия Нәҗмиева, санитаркалар Валя Щербакова, Роза Шәйдуллина, Динә Гайнетдинова өлешенә дә тия.
– Медицина өлкәсендә очраклы кешеләр булуы мөмкин түгел. Шуңа да без бербөтен, дустанә мөнәсәбәттә эшлибез. Терапевт Илнур Мөхәммәтҗановка карата да авырулардан бары рәхмәт сүзләре ишетелә. Белеменә, тәҗрибәсенә таянып эш итә алучы табиб дияр идем аның турында, – ди терапия бүлеге мөдире Ризедә Гаязова коллегаларын мактап.
Хәзерге вакытта әлеге бүлектә 28 койкага исәпләнгән 11 палата бар. Пациентларның күбесе йөрәк-кан тамырлары, югары кан басымы, шикәр авырулары, бронхит, астма авыруларыннан дәваланучылар. Ризедә Хәмәтнуровнаның карашы һәркемгә тигез. Гади, зыялы, хезмәтенә ихлас бирелгән табибәне авырулар да үз итә, ул биргән дәваларның сихәтле булырына ышана. Тәҗрибәле эндокринолог буларак та аның янына киңәш-дәва сорап килүчеләр өзелми. 
...Яшәү – тормыш өчен көрәш, дибез. Чынлыкта да шулай. Кеше никадәр генә үзен көчле итеп хис итмәсен, кайчагында ул да ярдәмгә мохтаҗ булып кала. Шул чагында саулыкның иң зур байлык икәнлегенә төшенәсең, табиблар, шәфкать туташларының яшәүгә өмет биргән карашларына инанасың һәм йөрәгеңнән чыккан бер үк сүзне кабатлыйсың: «Рәхмәт сезгә! Әле дә сез бар ак халатлы шәфкать ияләре!»... 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса