Ришвәт биреп котылмакчы...
Котлы Бөкәш авылында участок инспекторы шикле күренгән бер машинаны туктата. Докментларын тикшергәндә шоферның исерек хәлдә булуы ачыклана.
Полиция хезмәткәре административ беркетмә төзи башлагач, сәрхүш шофер аңа 2 мең сум акча тәкъдим итә. Хәзер инде аңа машина руле артына исерек хәлдә утырганы, полиция хезмәткәренә ришвәт бирергә маташканы өчен дә җавап тотарга туры киләчәк.
Автор Илгиз Җамалиев.
фотоnews-time24.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа