Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ришат Төхватуллин нигә елый?

Узган атнада җырчының гаиләсендә сөенечле вакыйга булды: бертуган сеңлесе кияүгә чыкты. Шул көнгә багышлап артист шатлыгыннан инстаграмга пост урнаштырган. Биредә ул бергә үскән балачакларын, кызыклы очракларны искә ала.

 Сеңлесе тугач, җырчы җаваплылык хисен тоя башлаган. Айгөлнең туе абыйсына аеруча дулкындыргыч була, шуңа күрә артист шатлыгыннан күз яшьләрен тыя алмый.

«Сеңлемнең тормыш иптәше нинди кеше булыр икән, бәхетләре генә булса иде, дип гел теләп торсам да, аны кияүгә бирү мизгелен күз алдыма да китергәнем булмаган.Айгөлне ап-ак туй күлмәгеннән күргәч, гомеремдә беренче тапкыр шатлык яшьләремне тыеп кала алмадым. Бу мизгелдә ниләр кичергәнемне аңлатып та бирерлек түгел. Тормыш юлың туй көнендәгедәй бәхетле үтсә иде, апаем», – дип яза ул.

Җырчының матур һәм җылы сүзләренә кушылып бездә сеңлесен чын күңелдән тәбриклибез!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @rishat_thv

http://www.sahne.ru/kheberler/12686.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса