Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ришат Төхвәтуллин татар эстрадасында кемнәр белән аралашмавын әйтте

Җырчы Ришат Төхвәтуллин татар эстрадасында кемнәр белән аралашмавын әйткән. Бу хакта ул блогер Олеся Леснаяга сөйли.

«Мин Нурминский белән аралашмыйм. Безне җәйге концертта бик каты «подводить» итте. Видеолар төшереп, афишалар ясатып, киләм, дип… Көне килеп җиткәч, бер сәбәпсез килмәде, һәм миңа халык алдында бик уңайсыз булды. Шуңа минем аның белән аралашасым килми.

Руслан Кираметдинов белән аралашмыйм мин. Башта аралаша идек. Артымнан тоссыз сүзләр сөйләп йөреп, мөнәсәбәтләребез бозылды, хөрмәтем дә югалды.

Менә без Фирдүс Тямаев белән ничә ел иҗатташ дуслар. Ул минем битемә килеп әйтә әйтәсе килгәнне. Беренче елны без аның белән ничек таныштык? Ул гримеркага керде дә, бөтен артистлар янында: «Нигә сине «голубой» дип әйтәләр», – ди. «Кем әйтте?» – дим. «Шулай-шулай», – ди. Шул кешене чакырып, сөйләштек, аралаштык һәм дуслаштык. Әйтәсе сүзләре бар икән, килсеннәр дә әйтсеннәр битемә», – дигән җырчы.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/risat-toxvatullin-tatar-estradasynda-kemnar-belan-aralasmavyn-aitte-5876949

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса