Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ринат Гыйниятуллин: "Балыкбистәлеләр, үзегезне сакласагыз, авырмассыз"

Балык Бистәсе районында коронавирус инфекциясеннән ирекле вакцинацияләнү дәвам итә.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда көн саен республикада 40-50 коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны ачыклана.

Бу куркыныч авыруга каршы тору максатыннан табиблар гражданнарга привиканы үзвакытында ясатырга киңәш итәбез. Бу үз чиратында үзегезне һәм якыннарыгызны сакларга булышачак.

Вакцинация ясату организмны вирустан саклаячак, авыру йоктырган очракта да җитәрлек күләмдә биотәнчекләр хасил булу сәбәпле, аны җиңелрәк кичерергә булышачак.

Авыруны дәвалауга караганда булдырмый калу әйбәтрәк. Шуны исегездә тотып табиблар киңәшләрен үтәргә тырышырга кирәк.

Ринат Гыйниятуллин.

йогышлы авырулар дәвалаучы табиб.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса