Ринат Гыйниятуллин: «Әлбәттә, грипптан саклауның иң нәтиҗәле чарасы – вакытында прививка ясату»
Кышкы табигать никадәр матур булса да, бу чорда көчле респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) һәм грипп авыруларын йоктыру очраклары арта.
Бу бер генә төбәкне дә читләп үтми. Шул исәптән безнең районда да ОРВИ белән авыручылар саны шактый күп. Хастаханәгә килүчеләр баш авырту, югары температура, көчле ютәл, тәннең кыйналган кебек авыртуыннан зарланалар. Һәм еш кына: “Бу ковид түгелме икән?”, дигән шомлы уйларын җиткерәләр.
Чыннан да, быел тридемия дип аталучы инфекция килүе турында белгечләр чаң сукты инде. Гади сүз белән әйткәндә, тридемия ул - грипп, ОРВИ һәм ковидның бергә кушылган атамасы. Кешенең берничә вирус белән берьюлы яисә аерым-аерым авыруы да ихтимал. Барысының да билгеләре охшаш. Иммунитеты нык булмаганнар бер кат терелгәннән соң янәдән авырырга мөмкин. Грипп белән авырганда, аннан соң да, хроник авырулар көчәя. Шуңа күрә югары тән температурасы булганда үзлегеңнән дәваланырга ярамый, кичекмәстән хастаханәгә табибларга яки “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Терелдем инде дип ашыгып эшкә чыгарга, я булмаса уку йортларына барырга киңәш итмәс идем. Бу – авыруны башкаларга йоктыру куркынычын да арттыра. Иң мөһиме, ахыргача дәвалану, сихәтләнү.
Әлбәттә, грипптан саклауның иң нәтиҗәле чарасы – вакытында прививка ясату. Ләкин хәзер, эпидемия чорында, аны ясатырга соң инде. Җәй, көз айларында прививка эшләткәннәрнең грипп белән авыру куркынычы кимрәк. Авырган очракта чир дә җиңел формада үтә.
Әлеге мәкерле авырулардан ничек сакланырга соң? Без инде коронавирус пандемиясе чорында шактый гына саклану чараларын үтәргә өйрәндек. Бу юлы да шуларны искә төшерү урынлы булыр. Болар – гигиена таләпләрен төгәл үтәү, халык күп йөри торган урыннарда булмаска тырышу һәм саклагыч битлекләрдән йөрү. Дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару да мөһим роль уйный.
Хөрмәтле райондашлар! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа