Римма Мамакова: «Ризык әзерләү миңа илһам бирә»
Мин аш-су әзерләргә яратам. Әмма тәмле, зәвыклы пешерү өчен талант һәм сәнгать кирәк, дип саныйм.
Социаль челтәрләрдә блогер Римма Мамакованың эшен күптәннән күзәтеп киләм. Аның инстаграмда матур сәхифәләрдән торган үз бите бар. Бу миндә зур кызыксыну уятты. Һәм Римма белән очрашып, блогер булу серләре турында сөйләшергә булдым.
- Римма, интернет аша үз шөгылеңне күрсәтү теләге сездә ничек туды?
- Барысы да бик гади башланды. Тормышымның авыр вакыты иде. Нинди дә булса эш белән үземне юатырга теләдем. Кулинария курслары белән мавыгып киттем, укый башладым. Уку барышында өй эшен видеога төшерү зарурлыгы туды. Һәм менә шул вакытта мин үз эшләремне инстаграм битләренә куярга уйладым.
- Сез үзегезне блогер итеп тоясызмы?
- Эш башлаганда ул турыда уйламадым да. Соңыннан туганнар, танышлар белән очрашканда, аралашканда бу турыда сөйләшүләр башланды. Һәм мин үз блогымны булдырдым.
- Күп вакыт һәм зур тырышлык таләп итә торган әлеге шөгылегезне якыннарыгыз ничек кабул итте?
- Моңа баштарак җитди карамадылар. Соңыннан минем тырышлыгымны, мавыгуымны күреп, ирем һәм кызым ярдәм итә башлады. Киләчәк проектлар өчен идеяләр биреп тордылар.
- Бүгенге көндә сезнең 15000 нән артык язылучыларыгыз бар, бу бик зур сан. Әлеге аралашу сезгә нәрсә бирә?
-Алар белән аралашу минем өчен илһам чыганагы, киләчәк гамәлләргә этәргеч бирә. Минем иң тәмле ризыклар һәм рецептлар белән уртаклашасым килә. Эш башында социаль челтәрләрдә күп язылучылар булуын теләдем һәм моңа ирештем. Бу миңа эшләргә көч өсти генә. Әлеге шөгыль гаилә бюджеты өчен дә яхшы. Инстаграмда акча эшләп була. Мин әлегә кадәр укуларны дәвам итәм. Алар түләүле. Азык-төлек сатып алуны да исәпкә алырга кирәк. Хәзер минем уңай һәм тискәре яклары тигезләште. Эшчәнлегемне җайлы гына дәвам итәм.
- Инстаграмда сезнең битегез бик матур, ачык итеп ясалган. Аның бизәлеше белән кем шөгыльләнә, текстларны кем яза?
- Видеоларны үзем төшерәм. Аларга постларны зур канәгатьлек белән язам. Кызым фоторәсемнәр белән булыша.
- Хатын-кызның кәефе булмаган, күңеле төшкән көннәре дә була. Андый вакытларда каян көч аласыз?
- Әйе, төрле чаклар була. Теләк һәм идеяләр юк вакытта, табигатькә чыгам. Хәзер чаңгыда шуу өчен искиткеч вакыт. Мин табигатьне яратам, аннан илһам һәм көч алам.
Әңгәмә ахырында без аш-су, хатын-кызның очсыз-кырыйсыз йорт эшләре турында да сөйләштек. Римма белән аралашканнан соң шундый нәтиҗәгә киләсең: хатын-кыз һәрнәрсәне булдыра ала һәм уңышка ирешә. Чөнки ул аны чын күңелдән, яратып башкара. Якыннарының янәшәдә булуы исә аңа көч, илһам өсти.
Луиза Ананьева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа