Римма Гаязова : " Бөтен уем медицина университетына керү иде"
“Бәхет сезнең өчен нәрсә?” - дисәләр, Римма Хәлимовна һич икеләнмичә: “Яраткан хезмәтем», - дияр
Мәктәптә соңгы имтиханын биргән Римма, өйгә керә-керешкә сөенечен җиткерергә ашыкты. “Барысы да 5 ле, әни, монысын да ансат бирдем”. “Һай, кызым, үзеңнең тырышлыгың ич ул, сынауларның җиңеле буламыни?” - дип көлемсерәде Дилбәрия апа, кызын кочагына алып. Ана белән бала бер-берсенең йөрәк тибешен янәшәдә тойдылар. Яншык мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлаган кыз бу минутларда күңеле белән хыял дөньясында йөзсә, әнисе өчен ул әле һаман сабый бала иде шул.
Нәкъ шул елны –1981 елның 1 нче сентябрендә канат ярып туган оядан очты Римма Хәлим кызы. Әти-әнисенең аны хуплавы күңелендә бөреләнгән хыялларына үзе үк этәргеч бирде. Мәктәпне гел 5 ле билгеләренә генә тәмамлаган кызга үз дигәненә ирешергә, Казан медицина училищесына керүнең кыенлыгы да булмый әлбәттә.
Ә шаулы студент еллары сизелми дә үтә. Кулына уку йортын бик яхшы билгеләренә тәмамлаганлыкка диплом тапшырган минутлар дулкынландыргыч та, сөенечле дә булып исендә калган.
–Группада кызыл дипломга ия булучылар Кукмара кызы белән икәү генә идек. Безгә Казанда эшкә калырга юллама бирелде. Ә без берәр ел эшләргә, аннан укуны университетта дәвам итәргә, табиб булырга хыялландык.
1984 елда Казанның 6 нчы шәһәр больницасының урология бүлегенә эшкә урнаша Римма, операция барышында хирургларга шәфкать туташы буларак ярдәм итә, өлкән табиблар янәшәсендә тәҗрибә туплый. Тәвәккәллеге, ярдәмчеллеге өчен хөрмәт итәләр аны.
–Эштән кайтып бераз ял иткәч кулыма китап ала идем, медицина буенча да, мәктәп дәреслекләрен дә кабатладым. Физика фәнен авыр үзләштерә идем, аны бик нык өйрәндем ул чакта. Бөтен уем медицина университетына керү иде.
Өч ел эшләгәннән соң Яншык кызы өчен югары уку йорты ишекләре кабат ачыла, ул янә студент булу бәхетенә ирешә. Характердагы үҗәтлектән максатыңа җитүгә бер адым. Римма Хәлим кызы да әнә шул адымнары белән олы тормыш юлына чыга. Университетның субординатура, интернатура баскычларын үтеп аны кызыл диплом белән тәмамлый.
–Университеттан соң Казанның 9 нчы шәһәр больницасында терапевт булып эшләдем. 1997 елда үзебезнең якка – Балык Бистәсенә эшкә кайттым.
Берничә җөмләгә сыйган кыскача гына биографик штрихлар... Ә алар эченә күпме йокысыз төннәр, борчулы көннәр сыйганын ул үзе генә белә.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Фәрвәз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia