Рифкатьтән генә җавап хаты ала алмадык...
Уянып, көннең кояшлы булачагына сөенеп, хозурланып ятканнан соң,гадәттәгечә кулыма телефонымны алып сыйныфташлар группасын ачтым.
Без сыйныфта 11 генә бөртек булганлыктан, һәрберебезнең туган көне кайчан икәнен төнлә уятып сорасалар да беләбез. Бүген (20 март) сыйныфтагы иң акыллы, тәртипле, тырыш егетләребезнең берсе Рифкатебезнең туган көне. 40 яшь. Узган ел туган көненә җыр башкарып видео жибәрсәм, быел котлау открыткасы белән иң изге теләкләремне юлладым.Калган сыйныфташлар да котлауларын житкерделәр. Тик Рифкатьтән генә җавап хаты ала алмадык...
Рифкать миңа аеруча да якын кеше иде. Чөнки, мәктәпне тәмамлаганнан соң да юллар бик аерылмады.Бер өлкәдә, бер казанда кайнадык сыйныфташым-хезмәттәшем белән. Кайчан, нинди хәҗәт сорау белән килсәң дә беркайчан, беркемне дә кире бормады.Һәрвакыт ярдәм кулы сузды,киңәшләрен бирде.Ихтирамга лаеклы киң күңелле,гадел,ярдәмчел кеше иде.
Әйе... иде. Аяз көнне яшен суккандай Рифкатьнең бакыйлыкка күчкән кайгылы хәбәре килде. Йа Раббым! Яшим дип яшьнәп яшәгән җаннар кинәт арабыздан китә. Гомернең әле уртасы гына, яшисе дә яшисе иде.Күпме эшлисе эшләрең, нәни кызчыкларыңны үстереп, аякка бастырасың бар иде бит! Аналар карынында чакта язылган язмышны берничек тә үзгәртә алмыйбыз шул.
Син юклыкка күңел ышанмый. Бу куркыныч төш кебек.Рәхмәт фәрештәләре каршы алса иде үзеңне. Авыр туфрагың җиңел булсын. Без сине беркайчан да онытмабыз! Син мәңге безнең йөрәкләрдә булырсың.
Гаиләсенең,якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Сыйныфташлары исеменнән Гүзәл Габдрахманова.
Югары Тегермәнлек авылы.
Рифкать абыйга...
Ямьле язларны көттем,
Алмагач чәчәкләрен.
Бүген менә матур гөлләр
Бизәделәр каберем.
Уйламадым туган көнне
Өзелер дип гомерем.
Яшәргә теләк зур иде
Биреште тик йөрәгем.
Тормыш чәчәгем калды,
Кызларым -йолдызларым.
Хәзер инде сездә минем
Тормышымның дәвамы.
Кичерегез, сезнең белән
Хушлашып өлгермәдем.
Гомерның кыска икәнен
Белмәдем бит белмәдем.
Карлар эрер, җитәр җәйләр.
Килерсез каберемә.
Күз яшьләре түгеп кенә
Тимәгез бәгыремә.
Юк,матурым, елама син,
Күзәтермен мин өстән.
Яратуымны сизәрсең
Булмасам да мин бүтән.
Киттем инде, кайтып булмас.
Ачуланып калмагыз.
Яхшы яктан искә алып,
Догадан калдырмагыз.
Айзилә Шәрәфиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа