Рифат Зарипов концертларын туктатырга мәҗбүр
Рифат Зарипов концертларының кичектерелүе хакында хәбәр иткән иде инде.
Моңа кадәр ул авыруы турында әйткән иде һәм бер концертын күчергән иде. Әмма 14 февраль көнне, терелеп беттем дип уйлап, ул чыгыш ясарга була. Ләкин хәле тагын да начарая һәм хәзерге вакытта ул чыгышларын туктатып торырга мәҗбүр булуын җиткерә. Терелергә диеп, Рифат әти-әнисе янына авылга кайткан һәм 3-4 көннән концертларын дәвам итәргә планлаштыра.
фотоtmtv-online.ru
http://tulachi.ru/news/tatar-shou-biznes/rifat-zaripov-kontsertlaryn-tuktatyrga-mbr-videomrgat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia