Рәхмәт сиңа... (Хикәя)
595
0
"Без булмагач баскан бәбкә үлән"... Бер ишетелүгә Саимәнең йөрәген биләп алган иде бу җыр. Ничә еллар көйләп йөри-йөри ятлап та бетергән иде инде. Туган йорт нигезенә байтактан кайтылмады шул. Әнә, ишегалдына килеп керүгә алма исләре таратып бәбкә үләннәре каршы алды. Җырның сүзләре дә үзеннән-үзе яшел бишеге өстенә таралды. Кушылып җырлаган...
"Без булмагач баскан бәбкә үлән"... Бер ишетелүгә Саимәнең йөрәген биләп алган иде бу җыр. Ничә еллар көйләп йөри-йөри ятлап та бетергән иде инде. Туган йорт нигезенә байтактан кайтылмады шул. Әнә, ишегалдына килеп керүгә алма исләре таратып бәбкә үләннәре каршы алды. Җырның сүзләре дә үзеннән-үзе яшел бишеге өстенә таралды. Кушылып җырлаган да булыр иде, тамак төбенә утырган ниндидер төерне йотып җибәрә алмый иза чикте. Ишегалды уртасынарак кереп утырды да рәхәтләнеп бер елап җибәрде. Күңеле бераз бушанып, төен катысы да йомшагандай итеп кайнар күз яшьләре тышка түгелде. Эчкә җыелган сагыну ташкыны гына басылырга теләмәде. Саимә күзләрен җыйнак кына булып басылып калган утын сараена төбәде. Нинди якын, нинди кадерле почмакка әйләнгән икән бит бу урын! Йөгереп барды да караңгыланып калган такталарга кочагын җәйде. Мәрхәмәтле кояш әнисенең җылысын саклап торырга тырышты микәнни... Кулларына рәхәт җылылык йөгереп үтте.
- Әни, әнием, син мондамы? Тавыкларың белән мәш килгән булып бакча чүпләрен алып йөрисеңме? Яулыгыңны артка чөйгән килеш ашыга-ашыга йөгереп чык инде... Мин кайттым бит. Чәй эчик, әйдә, тәмләп. Алып кер мине өйгә...
Саимә күңеленә җыелган җирсәү йомгагын кыска җөмләләргә тезә-тезә озак сүтте. Әнисе генә беркаян да чыкмады. Җәйнең көннәре никадәр генә озын булмасын, барыбер бер вакыт җиткәч караңгылык иңде, салкын төшә башлады. Әнисеннән башка өйгә керәсе килмәде Саимәнең. "Күршеләр нишләп ята икән, исән кешеләр белән сөйләшергә кирәк миңа" дигән уй башыннан йөгереп үтте. Капканы ачып урамга чыкты да тирә-ягына күз салды. "Тукта, Фаилнең өендә ут кабынды түгелме соң?" Тораташ каткан гәүдәсе тураеп, йөрәгенә җылы йөгергәндәй булды. Аяклары үзләреннән-үзләре таныш күрше сукмагыннан атладылар. Олыгайган төс алса да бер дә матурлыгын югалтмаган Фаил. Әнә, бер тәлинкә бакча җиләге җыеп өенә кереп барышы. Саимәне күрүгә өйалды болдырына тотынгандай итте.
- Кем керә дип торам. Саимә, синме, әллә күзләремә генә күренәсеңме...
- Фаил, мин әле бу. Кайткан идем дә өйгә кереп җитә алмадым.
- Әйдә, уз, чәй эчәргә иптәш булырсың...
Сап-сары итеп юылган сайгакларга баса-баса Саимә өйгә узды. Нурлы өйгә тәмле аш исе таралган. Өстәлендә матур гына электр самавыры җырлап утыра. Элеккеге авыл өе димәссең, келәмнәрен дә килешле итеп җәеп куйган, тәрәзә челтәрләреннән дә кул җылысы бөркелеп тора.
- Йортны зурайтмадым инде, әтине әйтәм, безнең гомергә дә җитәрлек итеп төзегән икән, бахыркай. Ныгытып торам-торуын, үзебез үскән йорт матурлыгын югалтасым килми. Апа атна саен кайтып йөри. Аның кул җылысын икенче кайтуына кадәр сакларга тырышам...
- Менә ничек, ә бу өстәлеңне әйтәм, язучының эш өстәле кебек...
- Эш өстәле - аерым бер сәхифә инде ул. Аның яшен сорыйсы юк, киткәнеңә ничә ел булганын хәтерлисеңдер...
- Әни үлгәнгә унбиш ел булган. Ничектер эш-эш дип кайтып та булмады шунда. Тик соңгы елларда сагынуыма дәва таба алмый башладым.
- Безне шул сагыну яшәтәдер инде. Кем нигезен, кем... Ә без САГЫНУ белән күптән бергә яшибез. Мине коткаручы бердәнбер корал шушы каләм инде. Эшләрем беткәч хыялга биреләм дә кәгазь бите алам. Үзең турында күбрәк беләсең килсә, мә, менә боларны карый тор, рәсемнәрдә үзеңне танымый торсаң, гафу ит. Син аларны караштырганчы мин чәй әзерли торам.
Саимә үзен башка бер дөньяга эләккәндәй хис итте. Иҗат дөньясына чумган бөек рәссамның эшләренә сокланып утыручының үзе икәненә күзләре ышанмады. Һәрбер зур биттә бер язма. Һәрберсе рәсемнәр белән баетылган. Ә кайбер язмалары шигъри формада...
- Фаил, син язучы да, рәссам да, шагыйрь дә икәнсең бит. Мин синең дөньяңа ничек килеп эләктем соң? Берничә тапкыр клубтан бергәләп кайткан чакларда сезнең эскәмиядә төннең матурлыгына күршеләрчә генә сокланып утырган идек бит дип әйтә күрмә тагын...
- Эх, Саимә, Саимә, чын ярату өчен бер тапкыр утырып тормасаң да җитә икән ул. Синең бит миңа бер күтәрелеп, күзләреңне тутырып карап торганың да булмады. Миңа хәтта анысы да мөһим түгел. Дөньяда булуың иң самими, иң садә бер кыз бала булып, толымнарыңны җилдә уйнатып атлап китүләрең дә художникларча әйтсәк, үзе бер "шедевр" иде бит. Миңа синең булуың җитә иде. Әниеңне яратып, хөрмәтләп яшәвеңә ничек сөенә идем мин. Бит алмаларың кызарганчы янып-пешеп җиләктән кайтып керүләрегез, урамнарга җиләк исләре аңкытып капка төбегездә ял итеп алгач, яулыгыңа битләреңне сөртеп әниеңне үбеп алуларың... Сез кереп югалгач көлешә-көлешә җиләкле чәйләр эчеп утыруларыгызны күз алдыма китерә идем дә, үземне читтән генә булса да иң бәхетле кеше итеп тоя идем. Әйтерсең, Аллаһы Тәгалә бу сәгадәтне миңа, бары тик миңа гына биргән дә, мәңгелек хыялыма төреп шул рәхәтлек белән иҗат дәрьясында йөзәргә дә йөзәргә кушкан. Әйтерсең, шушы гүзәл әсәрләрне дөньяга тудырганчы миңа вакыт биргән, ә син каядыр югалып торгансың да, бүген, нәкъ менә бүген җиләкле җәйнең бер кичендә:
- Менә бит мин кайттым, бер дә үзгәрмичә, озын толымнарымны да югалтмыйча әйләнеп кайттым. Синең яратуың мине чакырып кайтарткандыр, нигеземне сагынуым булып төшемә кергәнсеңдер, ә бит безнең нигезләр дә янәшә генә, әтиләрнең саф яратулары булып саклана икән, ул нигезләрнең җылысын син саклап торгансың икән бит дип кайтып каршыма баскансың.
- Фаил, син гади бер авыл егете генә түгел, синдә зур талант яшеренгән икән бит. Димәк, минем яшәвем, самими үсмер чакларым, әнием белән бергә яшәгән рәхәт минутларым берсе дә бушка булмаган. Мин шәһәрдә булган вакытта да син мине монда яшәткәнсең, минем белән бергә сулагансың.
- Син әле, Саимә, һаман да шул ук. Бары тик күзләреңә җыелып барган минсез көннәрнең рәсемнәре сиңа тагын да бай төсмерләр өстәгән, алар акыл белән бергә кушылып садә бер чәчәкккә әверелгән.
- Фаил, мин ишегалды уртасына утырып озак кына елап алдым. Кызарган күзләрем өчен гафу ит, миңа юынып алырга кирәктер.
- Синең күзләрең нәкъ элекке хәленә кайтканнар. Димәк, күз яшьләре күңелеңне чистартып, элеккеге халәтеңә кайтарганнар. Син башка үзгәрмәссең. Мин сине хыялым белән чынлыкны бергә кушкан хәлдә шиңмәс чәчәгем итеп саклармын. Иҗатымның алдагысы тагын да тормышчанрак, тагын да җете төсмерләргә бай булачак. Ә хәзер, әйдә, чәй эчик тә әниеңнең өенә кереп чыгарбыз. Ике тәрәзәдән карап торучы күзләр аларның берсе - син, берсе әниеңнең күзләре булдылар. Син юкта алар мине күзәтеп, саклап тордылар. Ә хәзер тере күзләреңдә дөньяның барлык хасиятләрен ачык күрәм, үткәннәрдән бүгенгә тоташкан илаһилыкның җылылыгын тоям. Мин - тере рәссам, бүгеннән тере кеше... Рәхмәт сиңа мине терелтеп, җан өргәнең өчен. Рәхмәт... Рәхмәтемне шигырь юлларына салам, тыңла:
Рәхмәт сиңа, язмыш, нигезләрне
Күрелмәс нур, җылылыкка төргән өчен.
Үзең белеп якты бер мизгелдә
Өзелмәс җеп белән үргән өчен.
http://www.agryz-rt.ru/tt/the-news-tat/item/20950-rәhmәt-siңa-hikәya.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев