Рәфыйга Габдулгазиз кызы Ихсанова шигъри җанлы шәхес
Рәфыйга Габдулгазиз кызы Ихсанова 35 ел гомерен педагогик хезмәткә багышлаган шәхес. Бүгенге көндә ул район мәгариф бүлегедә методист булып эшли.
Һәрвакыт яңалыкка омтылучан, эзләнүчән, шигъри җанлы ханымның күңел дәфтәреннән берничә юл шигырь...
*** *** ***
Ап-ак томан
Җирне сарган.
Тын да алмый карап торам.
Каралтудан
Бигрәк куркам.
*** *** ***
Рәшә уйнап торган
басуларга
Көләч яңгыр сыман
Явасым килә
бик тә.
... Салават күпере булып
Хыялым балкый күктә.
*** *** ***
“Усал!”-диләр.
Юаш соң я кайсыбыз?!
...Миһербанлы җаннарга
Сусаган бер чагыбыз.
*** *** ***
Тамчыдан күл җыела,
Белми әйтмәгән халык.
Халыкның хаклыгына
Яшим хәйраннар калып.
*** *** ***
Офыкларның чите алсуланган,
Таң атырга әле иртәрәк.
...Караңгы төн алган кочагына
Кичә аткан таңны иркәләп.
*** *** ***
Дөрләп янган учак яктысында
Утлы очкын, гүя синең шәүлә.
...Канатлары көйгән күбәләккә
Ачы төтен салкын кочак җәя.
*** *** ***
Тәрәзәмдә ялт та йолт
Кояш йөри
яратып!
*** *** ***
Кояш кереп тулган өйгә
Каян тапкандыр безне?
Көнозын сыйлыйм узен!
Чәй эчәбез бергәләп
Кояш белән
икәүләп...
*** *** ***
Оныкларыма багышлап
Дәү әтинен сәпиенә
Тезелешкән чыпчыклар.
Чырык-чырык көләләр.
Инстаграмга куярга
Селфи ясап йориләр.
*** *** ***
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа