Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәфинә Ганиуллина: «Кайвакыт шикләнеп куям: әллә миннән ныграк ярата инде аны, дип...»

Татар эстрадасының популяр җырчысы Рәфинә Ганиулллина тормыш иптәше һәм баянчы Рәзил Камалов белән бергә сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Үзләренең мөнәсәбәтләре, балалары, гомумән тормышлары хакында ТНВның «Манзара» тапшыруында сөйләделәр.

 Галиәсгар Камал исемендәге театрының актёры Алмаз Гәрәев артистларга кызыклы сораулар бирде:

– Сезнең арагызда нәрсәдер бар, диләр. Бу дөресме?

– Нәрсә булсын инде? Баян безнең арада, – дип көлештеләр Рәфинә белән Рәзил.

– Баянга көнләшү юкмы соң?

– Кайвакыт шикләнеп куям: миннән дә көчлерәк ярата микән шушы гармунын, дип. Үзе дә буталып яши торгандыр бәлки, белмим.

Моннан тыш, олы уллары Сөләйман хакында сөйләделәр. Күптән түгел ул да әти-әнисе белән чыгыш ясаган икән. «Әйтергә кирәк, ул бу эшкә бик җаваплы карады, җырны тырышып башкарды», – ди Рәфинә.

 

http://www.sahne.ru/news/xeberler/rfin-ganiullina-kayvakyt-shiklnep-kuyam-ll-minnn-nygrak-yarata-inde-any-dip

tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса