Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Резеда Хәсәнова сәхнә өчен туган

Ул сәхнәгә чыгып басуга ук, аны күреп алган тамашачы, дәррәү кул чабып, кеткелдәп көлә башлый.

 “Әһә, Резеда чыккан икән, рәхәтләнеп көләсеңне көт тә тор инде!” – дип пышылдап, берәү янәшәдә утырган күршесенә төртеп куя. Шулай булмыйни! Ходай биргән сәләтне кая куйсын инде ул?! Берсеннән-берсе көлкеле скетчларда уйнап, актерлык сәләте белән авылдашлары, райондашлары белән уртаклашу аның өчен җан рәхәте. Резеда ханым үзе шулай ди. Яратып, үз итеп “Нәҗибә Ихсанова”, - дип йөртәбез без аны. Нинди генә рольгә алынмасын, аның һәрберсендә профессиональ осталык ярылып ята. Сәхнә буйлатып дүрт аяклап арлы-бирле йөренгән яисә яулыкларын җәеп япкан авыл карчыгы булсынмы ул, ак халатлар киеп уйнаган шәфкать туташы яисә ясалма мыекларын сыпырып басып торган карт булсынмы – һәрберсе дә тамашачыга барып җитеп, күңеленә кереп калырлык итеп, зур осталык белән башкарылган рольләр.  Тинчурин, Камал театры актерлары белән беррәттән сәхнә тотасы кеше лә бит... Тик язмыш дигәнең башкачарак хәл итеп куя шул.

Әлеге язмам Корноухово авылының алыштыргысыз үзешчән сәнгать осталарының берсе Резеда Хәсәнова хакында булыр. 1964 нче елда Хәмидә белән Мансур гаиләсендә дүртенче кыз бала булып дөньяга килгән шаян кызчыкны язмыш җилләре Алабуга шәһәренең мәдәни-агарту училищесына алып килә. Шетнево-Тулуш авылында туып үсеп, Олы Солтан мәктәбенең 10 нче сыйныфын яңа тәмамлаган унҗиде яшьлек кызчык китапханәчеләр әзерли торган бүлеккә укырга керә. Мәктәптә укыган чорларда ук авыл сәхнәләреннән төшмәгән кыз ике ел уку дәверендә училищеда да сынатмый: төрле бәйрәм-чараларда актив катнашучыларның берсе була. Студент кызның театр сәнгатенә тартылуын, актерлык сәләтен, осталыгын күргән мөгаллимнәре дә аңа укуын театр бүлегендә дәвам итәргә киңәш бирә. Борынына егетләр исе кергән яшь җилкенчәкне авылда баһадирдай чибәр егет көтеп торганда, шәһәр тузаны, кала мохите кызыксындырамы соң инде?!

     Укып  бетерүгә Корноухово авылына китапханәгә эшкә кайта Резеда ханым. Киштәләр арасында эшләүдән җанына рәхәтлек таба алмый ул. Ике ел эшләп, әзме-күпме тәҗрибә туплаганнан соң, Корноухово балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә килә. Иҗат дәрте ташып торган ханым монда ун елдан артык хезмәт куя. Яшьли мәхәббәте Фәйзрахман белән гаилә корып, тормыш иптәшенә ике малай бүләк итә.

Бүгенгесе көндә Корноухово картлар йортында эшли Резеда ханым. Интернатта тәрбияләнүче әби-бабайларга мәдәни чаралар оештыру аның өстендә. Инде алтмышынчы дистәсен ваклап килсә дә, әле бүген дә 80 нче еллардагы кызчыктан әллә ни аерылмый кебек: шулай ук көр күңелле, чибәр, шаян, тормышка гашыйк.

Язмыш сукмагы башка хезмәт өлкәсенә алып килүгә карамастан, бүген дә мәдәният учагында кайнап, авылдашларын, райондашларын берсеннән-берсе матур рольләре белән сөендереп яши Резеда Хәсәнова. Тамашачыны көлдереп кенә калмый, җитди рольләре аша үксеп елатырга да сәләтле ул.

Аның кебекләргә: “Ул сәхнә өчен туган! Сәхнәгә чыкса, ут уйната!” – диләр! Чыннан да шулай. Үзенең мәхәббәтен гаиләсенә – ире Фәйзрахман, уллары Айрат белән Айдар, ике килене, өч оныгына һәм дә яраткан тамашачысына тигез бүлә белгән кеше чын мәгънәсендә бәхетле була торгандыр ул.

Ә инде тамашачының сине алкышларга күмүе ул әле аның синең иҗатыңа булган ихтирамы гына түгел, шәхес буларак сиңа карата булган кадер-хөрмәте дә. Бу инде барлык дан-шөһрәтләрдән күпкә өстенрәк, минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса