Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада су коену өчен рөхсәт ителгән пляжлар саны артты

Татарстанда 2026 елгы су коену сезонына санитар-эпидемиологик нәтиҗәләр алган пляжлар саны артты.

Хәзер таләпләргә 13 ял урыны туры килә, элек исә рөхсәт 24 пляжның 7 сендә генә коенырга мөмкин иде. ның  Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә хәбәр итәләр.

Ведомствода ачыклык кертүләренчә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Зеленодольск, Нурлат, Чистай, Алабуга, Мамадыш, Кама Тамагы, Карабаш, Буа районының Карабаш һәм Әлки районының Сиктерме авылларында пляжларга рөхсәт бирелгән. Бу ял итү урыннары санитария кагыйдәләренә туры килә. Пляжлардагы су һәр 10 көн саен тикшерелә.

Казанда вәзгыять әлегә башка. Роспотребнадзорның соңгы мәгълүматлары буенча, су «Зур Аккош», «Түбән Заречье», «Локомотив» пляжларында һәм Глубокое күлендә нормаларга туры килмәгән. Ведомствода рөхсәт булмаган яки су тикшерү үтмәгән җирдә су коенырга киңәш итмиләр.

Исегезгә төшерәбез, Казанда су коену сезоны рәсми рәвештә 1 июньдә башланды. Ул 30 августка кадәр дәвам итәчәк.

Тулырак: https://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/tatarstanda-su-koenu-ocen-roxsat-itelgan-pliazlar-sany-kubaide?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2F575a84e5-e76e-5c23-84cf-5ed3fd3bb9c9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса