Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада «Герой-Ана» исеме булган хатын-кызларга бушлай җир тәкъдим иттеләр

Җир сайлау махсус акт белән рәсмиләштереләчәк, аны участок алучы һәм җирле администрация вәкиле имзалаячак

Татарстанда «Герой-Ана»исеменә лаек булган хатын-кызларга җир кишәрлекләрен бушлай бирергә тәкъдим иттеләр. Тиешле закон проектын республика Хөкүмәте ТР Дәүләт Советына кертте.

Үзгәрешләрне Татарстан Җир кодексына кертү планлаштырыла. Хәзер документ алдан карауда.

Закон проекты нигезендә, «Герой-Ана» исемен алган хатын-кызларны исәпкә алуны аларның даими яшәү урыны буенча җирле үзидарә органы алып барачак.

Гариза биргәннән соң муниципалитет 20 көн эчендә исәпкә кую яки кире кагу турында Карар кабул итәргә тиеш. Әгәр хатын-кыз исемлеккә кертелсә, киләсе 30 көн эчендә аңа җир кишәрлеге тәкъдим итәчәкләр.

Җир сайлау махсус акт белән рәсмиләштереләчәк, аны участок алучы һәм җирле администрация вәкиле имзалаячак. Шуннан соң 14 көннән дә соңга калмыйча җирне милеккә бирү турында карар кабул ителәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса