Республикада «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан» дип исемләнгән конкурс игълан ителде
Республикада «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан» дип исемләнгән конкурс игълан ителде.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: “Хатын-кыз–ана”, “Хатын-кыз–мәдәният һәм рухилык”, “Хатын-кыз–галимә”, “Минем язмыш–минем һөнәрем” (производствода эшләүче хатын–кыз) (номинация Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе тарафыннан оештырылган), “Хатын-кыз–лидер“, “Хатын-кыз – эшмәкәр”, «Өченче яшь героинясы», “Хатын-кыз–ел үрнәге”, Ир-егет–лидер”, “Ир-егет – игелекле йөрәк”.
Конкурсның төп максаты–төрле өлкәләрдә югары уңышларга ирешкән хатын-кызларны ачыклап бүләкләү, райондагы хатын-кызлар җәмәгать оешмаларының тәҗрибәсен тарату, район, авыл тормышында хатын-кызларның активлыгын арттыру, рухи-әхлакый кыйммәтләрне, гаилә институтын ныгыту.
Конкурста Балык Бистәсендә яшәүче, хөрмәт казанган, югары һөнәри осталыкка ирешкән хатын-кызлар һәм ир-егетләр катнаша ала.
Конкурс өч этапта уза. Беренче этап муниципаль дәрәҗәдә, район конкурсы формасында уздырыла.
Икенче этап–зональ тур. Алар аерым муниципаль берәмлекләрдә “Татарстан хатын-кызлары” региональ җәмәгать оешмасы советы әгъзалары катнашында уза. Зона турларында жиңүчеләр республика конкурсының финалына чыгалар.
Өченче этапта конкурсның финал өлеше. «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан» конкурсында җиңүчеләргә “Татарстан республикасының ел хатын-кызы”, “Татарстан республикасының ел ир-егете” дигән почетлы титуллар бирелә, кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Алар шулай ук махсус истәлекле символика белән дә бүләкләнәләр.
Конкурсның муниципаль туры шушы елның 15 нче ноябреннән 16 нче декабренә, зональ туры 2019 нчы елның 21 нче гыйнварыннан 10 нчы февраленә кадәр уздырыла. Финал өлеше халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан республикасы җитәкчелеге катнашында уза. Муниципаль турда катнашу өчен гаризалар “Район хатын-кызлары” җәмәгать оешмасы тарафыннан rdksloboda@mail.ru адресы буенча кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа