Республикабызда юл-транспорт һәлакәтләрендә биш кеше һәлак булган
Бер атна эчендә Татарстан юлларында зыян күрүчеләр белән 30 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 23 февральдән 1 мартка кадәр булган аварияләр нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган.
Искәртеп узабыз, республикада һәлак булучылар саны артуы күзәтелә. Һәлак булучыларның яртысы бәрелешләрдә, тагын яртысы каршы як хәрәкәт юлына чыгу нәтиҗәсендә вафат була.
Узган ел юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 15 бала һәлак булган, шуларның 13е пассажир булган. Тугыз очракта балалар машина йөртүче гаебе белән һәлак булган.
Элегрәк Татарстанның эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов кагыйдәләрне тупас бозган өчен җаваплылыкны катгыйландыру турында тәкъдим федераль дәрәҗәдә юллануы хакында хәбәр иткән иде. Сүз, шул исәптән, автомобильдә балигъ булмаган пассажир булганда исерек хәлдә руль артына утыру өчен җаваплылыкны көчәйтү турында бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia