Республикабызда эшсезләр саны арта
Татарстанда 2026 елның гыйнварында 800 кеше эшсез статусын алды. Бу 2025 елның шул ук ае белән чагыштырганда 345 кешегә, ягъни 72,5% ка күбрәк, дип хәбәр итә Татарстанстат.
Гомумән алганда, республикада агымдагы елның беренче аенда мәшгульлек хезмәтенең дәүләт учреждениеләренә эшкә урнашуда ярдәм сорап 1,6 мең эшләмәүче граждан мөрәҗәгать иткән.
Шулай ук Татарстанда бер ел эчендә эшкә урнаштырыла алган эшсезләр саны кимеде.
— 2026 елның гыйнварында 294 эшсез эшкә урнаштырылды, бу 2025 елның гыйнварына караганда 18,8% ка кимрәк, - диелә Татартанстат докладында.
Тулырак: https://baltaci.ru/news/amgyiat-1736397691/tatarstanda-essezlar-sany-artkan?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2F5a0411f0-2cbd-5935-93eb-6d306a51c472
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia