Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында рейд чаралары үткәрелде

Агымдагы елның 16-18 маенда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча участок полиция хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау буенча рейд чаралары үткәрделәр.

Тикшерү нәтиҗәсендә исерек хәлдә руль артында утырган ике машина йөртүче тоткарланган. Беренче очрак 16 май көнне якынча 16.00 сәгатьтә М-7 «Волга» автоюлының 909 нчы чакрымында булган. Хезмәткәрләр тарафыннан Дагыстан Республикасында яшәүче 2001 елда туган кеше идарә иткән “КамАЗ” йөк автомобиле туктатыла. Машина йөртүче алкоголь кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән. Аңа карата РФ КоАП 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде (транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1,5 елдан 2 елга кадәр мәхрүм итеп, 45 000 сум күләмендә административ штраф салуга китерә). 
Икенче очрак 18 майда 09.05 сәгать тирәсендә район үзәгенең Заводская урамында теркәлгән. 2006 елгы егет, исерек хәлдә, “ВАЗ-2121” автомобилен идарә иткәндә тоткарланган. Машина йөртүчегә карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча шундый ук җәза чаралары белән беркетмә төзелгән. 
Әгәр дә сез исерек хәлдә кешенең руль артына утырырга яки хәрәкәт итә башларга ниятләвенә шаһит булсагыз, кичекмәстән Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең дежур частена 8(84361) 2-21-02 яки 112 телефоны аша шалтыратыгыз. Шулай ук аноним рәвештә «Госавтоинспекция Рыбно-Слободского района” каналы аша хәбәр итәргә мөмкин. Бу очракта хәбәр бирүче аноним булып кала. Канал администраторлары ярдәмендә мәгълүматны (хокук бозуларның фотосын яки видеосын) ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшырырга мөмкин.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгын искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса