Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Региональ каналлар югалмый

2019 нчы елның 14 нче октябреннән Рәсәйнең 21 төбәгендә федераль каналларны аналог рәвешендә тапшыру туктатыла. Телевизор караучылар алдан цифрлы телевидениегә күчү өчен кирәкле җиһазларны хәстәрләгән булсалар, 20 каналны цифрлы күрсәтү белән генә чикләнмичә төбәк каналларын да карый алачаклар.

Белгәнегезчә, цифрлы телевидение эфиры дециметрлы диапазонда, DVB-T2 стандартында тапшырыла. Ә региональ һәм муниципаль каналлар төрле районнарда метрлы һәм дециметрлы диапазоннарда тапшырыла. Аларны карау өчен иң уңайлысы күп дулкыннарны кабул итүче антенна. Аның ярдәмендә ике диапазонда да тапшыруларны карап булачак. Күп фатирлы йортлар өчен йорт түбәсенә урнаштырылган коллектив антенна бу мәсьәләне чишү юлы булып тора. Моның өчен идарәче компаниягә яисә антеннага хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Телевизор экраныгызда “А” хәрефе барлыгын тикшерегез. Ул 10 аналог программа логотипы янында була. “А” хәрефе булмаса сез инде цифрлы телевидение карыйсыз булып чыга. Сезгә приставка алырга кирәк булмаячак.

Әгәр дә “А” хәрефе булса цифрлы телевидениегә күчәргә вакыт. Моның өчен махсус  белемнәргә ия булырга кирәк түгел. Сезнең яши торган урыныгызда цифрлы телевидение күрсәтү мөмкинлеген барларга. Телевизорыгыз  DVB-T2 стандартында эшләргә тиеш һәм дециметрлы кабул итү антеннасы кирәк. Цифрлы телевидение кабул итүне эшләтеп җибәрү өчен каналларны эзләү режимына куярга кирәк. Әгәр дә сездә “Карусель” каналы күрсәтсә, тәгаен цифрлы телевидение  тапшырулары икәнен аңлата.

 

фото архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса