Районыбызның “Кулон” хуҗалыгында урып-җыю эшләре аеруча зур активлык һәм оешкан төстә бара
Районыбызның “Кулон” хуҗалыгында урып-җыю эшләре быел аеруча зур активлык һәм оешкан төстә бара.
Кырларда берсеннән- берсе куәтле һәм яхшы хәлдәге 7 комбайн ашлык суктыруда нәтиҗәле эшлиләр. Аларның бишесе турыдан-туры суктырса, икесе теземнәргә салынган икмәкне җыю белән мәшгуль. “Кыр кораблары” алдан ук җентекләп олы походка әзерләнгәнлектән эш барышында әлегә зур тоткарлыклар сизелми. Барысы да уртак тырышлык белән, үстерелгән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен тырышалар. Бу хуҗалык кырлары районыбызның барлык авыллары тирәсенә җәелгән булуына карамастан ашлык ташуда һәм аны урнаштыруда артык кыенлыклар кичермиләр. Барысы да механизаторларның бай тәҗрибәле һәм эшкә һәвәс булуына бәйле шул. Хуҗалыкның баш белгече һәм идарәчесе Фәнис Юнысов та аларның һәркайсы турында зур соклану хисләре белән телгә алды.
-Бездә очраклы хезмәткәрләр юк, барысы да зур тәҗрибәгә ия булган игенчеләр. Чөнки катлаулы һәм кыйммәтле техника иләс-миләс йөргәнне өнәп бетерми. Кайбер хуҗалыклардан аермалы буларак комбайнчы ярдәмчеләре итеп тә эш күнекмәләре булган белемле яшьләрне алырга тырышабыз, –ди ул.
Хуҗалык кырларында урып-җыю эшләре белән танышып йөргәндә ул безгә игенчелек буенча лидер Илдус Гайнетдинов белән әңгәмә корырга тәкьдим итте. Бу егет биредә комбайнчылар бригадиры вазыйфасын да башкара икән. Ул үзеннән бигрәк хуҗалыкның башка уңганнары турында сөйләде. Бигрәк тә янәшәсендә хезмәт куючы ярдәмчесе Илназ Мөхәммәтхановны мактап телгә алды. Ул елның-елында хуҗалык эшләрендә актив катнаша икән. Әнә быелгы урып-җыюда да сынатмыйлар алар. Чаллыбаш авылының тыйнак игенчесе Илдус Гайнетдинов бу хезмәтне әтисе Сөнгатулла абзыйдан мирас итеп алган. Мәктәп елларыннан ук өлкәннәр янәшәсендә булышып зур хезмәт чыныгуы алып үскән егет, мөгаен, киләчәктә үзен бүгенгедәй катлаулы һәм заманча яңа комбайнда эшләрмен, дип башына да китермәгәндер. Бигрәк тә бар гомерен трактор-машиналар тирәсендә үткәргән әтисе бүген исән булса улы өчен нык сөенер иде. Чыннан да горурланырлык хезмәт сөючән егет тәрбияли алган ул. Нинди эшкә тотынса шуны булдыра. Кыш айларында КамАЗ автомашинасына утырып хезмәте буенча ерак рейсларга чыга. Бу гаиләне бүген чын мәгънәсендә игенчеләр дип атарга мөмкин. Илдус бүгенге тормышыннан бик канәгать. Тормыш иптәше Ильмира белән алар өч бала тәрбияләп үстерәләр, икесе дә хуҗалыкта хезмәт куялар. Илдус - иген басуында, иптәше җимеш бакчасында эшлиләр. Кечкенәдән үзе төсле әтисе янәшәсендә игенче хезмәте серләренә өйрәнеп үскәнгә, улы да авыл хуҗалыгы белгечлеген сайлаган, югары уку йортында белем ала. Кызы медицина көллиятендә укый. Гайнетдиновлар бүген хуҗалыкларының көйле эшләвенә һәм авылдашларының башка кайбер төбәкләрдән үзгә буларак тотрыклы, матур тормышта үз хезмәтләре белән яшәүләренә нык сөенәләр. Хуҗалыкларының киләчәге өметле булуына һәм яшәешләренең елдан-ел тотрыклы калуына нык ышанып тырыш хезмәт куялар алар.
Кулонлылар районыбыз биләмәсендә бүген урып-җыю эшләрен көйле һәм зур оешканлык белән алып баралар. Уңышы да елына күрә начар түгел. Кыска гына вакыт эчендә инде өч мең тоннага якын ашлык суктырып алынган. Игенчеләрнең һәркайсы Илдус кебек бай тормыш тәҗрибәсенә ия. Берсе дә сәбәпсез тик торырга яратмый, кызу эш вакытында бүленгәнне дә бик өнәп бетермиләр, барысы да аяз, коры, матур көннәрнең кадерен белеп тырышып хезмәт куярга омтылалар.
Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia