Районыбызда язгы кыр эшләре тулы куәткә дәвам итә
Районыбызда язгы кыр эшләре тулы куәткә дәвам итә. Игенчеләр өчен иң җаваплы чор инде бу. ”Язның бер көне ел туйдыра”, дип тикмәгә генә әйтмиләр бит. Гасырлар дәвамында исбатланган сүзләр. Игенчеләр дә моны бик яхшы аңлыйлар.
28 апрельгә районыбыз хуҗалыклары көзге культуралар тукландыруны тулысынча төгәлләделәр, хәзер бу участокларны тырмалау оешкан төстә дәвам итә. 4000 гә якын гектар мәйданда сабан культуралары чәчелде.
Чәчүгә беренчеләрдән булып “Кама-Агро “, “Логос”, “Зюзино” хуҗалыклары чыктылар. “Логос” игенчеләре 1000 гектардан артык мәйданда чәчү үткәрергә өлгерделәр инде. “Кама-Агро”, “Зюзино” хуҗалыклары сабан бодаен чәчәргә керештеләр.
“Явып киткән яңгырлар язгы кыр эшләрен берникадәр тоткарладылар әлбәттә. Әмма бу яңгырлар тукландырылган көзге культуралар үсешенә уңай йогынты ясыйлар, ашламаның җиргә сеңеп тулысынча үзләштерелүенә ярдәм итәләр. Алдан чәчелгән сабан культуралары өчен дә яңгырның шифасы тими калмас”,- диде безнең хәбәрчебезгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марат Мингалиев.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia