Районыбызда вакцинацияләү дәвам итә
Балык Бистәсе район үзәк больницасында коронавирус инфекциясеннән прививка ясау кампаниясе башланды. Районга барлыгы 130 доза вакцина кайтарылды.
Вакциналарның беренче партиясеннән 18 яшьтән өлкәнрәк булган төрле яшьтәге 80 кеше прививка ясатты инде. Төрле оешмаларда эшләүче гражданнар белән беррәттән, пенсионерлар да вакцинация ясатырга теләк белдерделәр. Вакцина ясатучыларның зур өлешен медицина хезмәткәрләре тәшкил итә.
Вакцинацияләүгә көтү битләре формалаштырыла, прививкалар буенча барлык мәгълүматлар Федераль базага кертелә, алга таба РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша вакциналаштырылган гражданинның паспортны бастырып алу мөмкинлеге дә булдырылачак.
Коронавирус инфекциясеннән саклану һәм иммунитет булдыруның ике генә юлы бар. Беренчесе, яңа коронавирус инфекциясе белән авырып (алла сакласын) имммунитетлы булу. Авыру җиңел яки авыр формада узарга, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Икенчесе, вакцинация узу. Бу куркыныч авыруны җиңүнең башка ысуллары юк.
Вакцинопрофилактика – куркыныч инфекциядән котылуның иң ышанычлы ысулы. Безнең районда вакцинациянең башлануы, халыкка мондый мөмкинлек тудырылу бик яхшы әлбәттә.
Бүгенге көндә вакциналаштыру 18 яше тулмаган балаларга ясалмый. Бу вакцина балаларга зарарлы булган өчен түгел. Әлегә аның балаларга тәэсире тикшерелмәгән.
Хәзер вакцинацияне теләге булган һәркем уза ала. Моның өчен район поликлиникасына килергә кирәк.
Барлык сораулар белән 89872941896 телефоны буенча табиб-эпидемиолог Рафаэль Низамовка яисә 89586252575 номеры аша поликлиника регистратурасына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа