Районыбызда урак соңгы гектарларда бара
Сентябрь авыл хуҗалыгы өчен иң киеренке, иң мәшәкатьле айларның берсе. Быел ул игенчеләребезне августтан аермалы буларак аяз, матур көннәре белән куандыра. Бөртекле культураларны урып-җыю тулы куәткә дәвам итә. Паралель рәвештә терлек азыгы әзерләү, көзге культураларны чәчү, туфракны төп эшкәртү дә уңышлы бара.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда 45469 гектар мәйдандагы бөртеклеләрнең 43375 гектары җыеп алынган. Бу 95,4 процентны тәшкил итә. Район буенча 119498 тонна ашлык суктырып алынган. Уңыш уртача гектарга 27,6 центнерны тәшкил итә. Басуларда төрле модификациядәге 95 комбайн эшли.
Абдуллин, Талаков, Назимов, Галәветдинов, “Тургай”, “Кама-Агро”, “Урахча”, “Зюзино” хуҗалыклары бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләделәр инде.
Иң эре җир биләүчеләрдән булган “Логос”, “ВЗП Балык Бистәсе”, “Масловский” игенчеләре дә урып-җыюны соңгы гектарларда алып баралар. “Логос”та , мәсәлән, 7665 гектардагы бөртекле культураларның 6766 гектарыннан (88,3 %) 24899 тонна ашлык җыеп алганнар. Көненә 150 шәр гектар мәйданда иген суктыралар хуҗалык уңганнары.
Иң югары уңыш “Логос” (36,8), “Кама-Агро” (31,7) “Зюзино” (30 центнер), хуҗалыклары алалар.
Районда киләсе ел уңышына да нигез салына. 10490 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде инде. Чәчү “Кулон”, “Логос”, “Кама-Агро”, “Азык-төлек корпорациясе” хуҗалыкларында уңышлы бара.
Автор Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа