Районыбызда Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә районда Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып, мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеге белән танышты.
Ул Балык Бистәсенең 1 нче гимназиясендә «Үсеш ноктасы» милли проектының тормышка ашырылуы белән кызыксынды. Масловка мәктәбендәге азык-төлек блогы, Котлы Бөкәш балалар бакчасындагы капиталь ремонтның башкарылуын карап үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia