Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районыбызда куркынычсызлык игътибар үзәгендә

 Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй якынлаша. 

Районыбызда аңа әзерлек чорында һәм уздырганда террорчылык һәм экстремистик күренешләрне профилактикалау чараларына һәм бәйрәм уздырыла торган урыннарның  (мәйданнарның)террорчылыкка каршы сакланганлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

Сабантуй үткәргәндә җәмәгать тәртибен һәм иминлеген тәэмин итү, хокукка каршы гамәлләрне, экстремистлык акцияләрен, башка авыр җинаятьләрне булдырмау максатларында  җаваплы җитәкчеләрнең кизү тору графигы билгеләнә. Урамнарда һәм башка җәмәгать урыннарында хокук тәртибен тәэмин итү буенча җәлеп ителгән нарядларны урнаштыруга үзгәрешләр кертелә. Патрульлек итү маршрутлары  бәйрәм чаралары уза торган урыннарга мөмкин кадәр якынайтыла. Моннан тыш, бәйрәм көннәрендә хокук тәртибен саклауга ирекле халык дружиналарын да җәлеп итү күздә тотыла.

Бәйрәмнәргә әзерлек һәм аларны уздыру чорында район эчке эшләр бүлеге, янгын-коткару гарнизоны, районара күзәтчелек бүлеге, авыл җирлеге башлыклары алдында урман массивларын, буш торучы йортларны, биналарны, умарталыкларны законсыз, мәкерле максатларда файдалану, читтән килгән, шикле кешеләрнең яшәвен кисәтү максатыннан  контроль астына алу бурычы куела.  Бәйрәм чорында гражданнарга да игътибарлы, сак булырга кирәк әлбәттә, авыл территориясендә шикле кешеләр, чит машиналар күренсә, авыл җирлеге башлыгына, полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәргә киңәш итәбез. Сакланганны саклармын, дигән әйтемне онытмыйк.

И. Шакирҗанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса