Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбыз киләсе елга ышанычлар белән атлый!

Яңа елга һәркем ак өметләр, олы ышанычлар белән аяк баса. Ә узганы күңелдә нинди хатирәләр калдырды соң? Әнә шул сорауларны без райондашларыбызга да юлладык.

Айдар Шакиров- Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм Фондының Балык Бистәсе районындагы региональ вәкиле:

-Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендә ныклы курс алды. Республикада 40 ка якын төрле ярдәм чаралары тормышка ашырыла. Безнең районда да булдыклы, эшлекле кешеләр күп. Алар барлык авырлыкларны җиңеп, куйган максатларына ирешәләр. Ел дәвамында консультациягә 300 дән артык үзмәшгуль, 50 дән артык эшмәкәр килде. Алар барысы да безнең заман геройлары. Чөнки алар җилкәсендә коммерция  бурычлары белән бергә хезмәткәрләре, клиентлары өчен социаль җаваплылык та ята бит. Ә без аларга  берникадәр ярдәм итә алсак үз эшебездән канәгать калабыз инде.
Форсаттан файдаланып, барлык эшмәкәрләребезне, үз мәшгульләрне Яңа ел белән тәбриклим. Һәрвакыт үсешкә омтылыгыз. Даими рәвештә белем эстәргә, тәҗрибә тупларга тырышыгыз. Яңа елда да үзегезнең тормышыгызны уңай якка үзгәртегез. Яңа ел сезгә үз эшегезне үстерү юнәлешендә яңа идеялар, сәламәтлек, бәхет алып килсен.

Юлия Клюева - «Балык Бистәсе күп функциональ хезмәт  үзәге» хезмәткәре:
-    Бу ел гаиләбезгә уңай эмоцияләр, яңа очрашулар,танышулар  алып килде.Ял вакытыбызда иң истәлекле минутлар кичердек! Болар барысы да яңа елда дәвам итсен иде. 
Алдагы елда улыбыз беренче сыйныфка укырга бара. Барлык райондашларга, дусларга, туганнарга яңа елда уйлаган уй-теләкләренең кабул булуларын телим. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса