Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Райондашларыбыз киләсе елга олы ышанычлар белән атлый!

Яңа елга һәркем ак өметләр, олы ышанычлар белән аяк баса. Ә узганы күңелдә нинди хатирәләр калдырды соң? Әнә шул сорауларны без райондашларыбызга да юлладык.

Марат Мингалиев- район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
-Ел һәрвакыттагыча үзенчәлекле булды.  Яз уңай килде,  кыр эшләре дә гадәттәге срокларда башланып китте. Әмма 9 майдан соң кискен суытты, һава температурасы минус күрсәткечләргә кадәр төште, алга таба да салкынча һава торышы сакланды. Бу көзге культураларның торышына, күпьеллык үләннәрнең үсешенә тискәре йогынты ясады. Гомумән алганда, дымга кытлык булмады. Шулай да печәнгә дә соңрак төшелде, урып-җыю да гадәттәгедән соңрак башланды.
Әмма тулаем алганда, елны яхшы тәмамладык. Узган ел  район хуҗалыклары тулаем 108 мең 431 тонна ашлык суктырып алган булсалар, быел 132 мең 523 тонна җыеп алдылар. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның  уңышы гектарга 28,3 центнерны тәшкил итте. Киләсе ел уңышына да ныклы нигез салып куйдык.
Терлекчелектә дә мәгълүм уңышларыбыз бар. Терлекләрнең баш санын арттыру буенча район республикада лидерлар рәтенә басты. Ит, сөт җитештерүне дә шактый арттыруга ирештек. 
Ирешкән уңышларыбыз беренче чиратта, авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Барлык механизаторларыбызга, терлекчеләребезгә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә авыр, әмма бик тә кирәкле, игелекле хезмәтләрендә яңадан-яңа уңышлар телим.

 

Лидия Касыймова - «Березка» балалар бакчасы мөдире:
-2019 нчы ел сизелми дә үтеп китте. Мин бу елда нык үзгәрдем. Күп кенә кызыклы шәхесләр белән таныштым. Алар минем тормышка карашыма, кызыксынуларыма, мавыгуларга үзгәрешләр керттеләр. ”Березка” балалар бакчасы мөдире итеп билгеләнеп эшли башлагач мин үземне инде биредә күптәннән эшли башлаганмын кебек тоелды. Хезмәттәшләрем тормышыма елмаю һәм шатлык өстәделәр, минем туганнарым кебек булдылар. Аларның шулай җылы мөнәсәбәтләрен тою минем өчен бик кадерле. Бер гаилә, команда кебек эшләп зур уңышларга ирештек. Алга таба планнарыбыз зурдан.
Киләсе елда зур үзгәрешләр булыр дип өметләнәм. Хыялларым һәм уйларым тормышка ашыр дип уйлыйм.
Яңа ел белән!  Безгә бары тик шатлык һәм бәхет алып килсен. Хыялларны тормышка ашыру һәм шатлыклы очрашулар бүләк итсен. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса