Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбыз алдагы елга ышанычлар белән атлый!

Яңа елга һәркем ак өметләр, олы ышанычлар белән аяк баса. Ә узганы күңелдә нинди хатирәләр калдырды соң? Әнә шул сорауларны без райондашларыбызга да юлладык.

Шамил Мәхмүтов- территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе:

-    Узып баручы ел безнең халык телендә “Поле чудес” дип йөртелә торган территориаль иҗтимагый үзидарә өчен шактый уңышлы булды дисәк тә һич арттыру булмас шәт. Безнең территориягә керә торган К. Сибгатуллин, В. Корнеев һәм С. Хәмәдияров урамнарында барлыгы 150 метр тротуар салынды. А. Меркушев урамының 34,36,38 номерлы йортлар янында юлга вак  таш салынды, 60 кв.м. мәйданда  юл ремонтланды. Восточная урамында 300 метр юлга вак таш түшәлде.  Үзара салым акчасы хисабына 16 данә контейнер мәйданчыгы төзелде.  З. Шәймарданов урамында юл буйлап 550 данә агач утыртылды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан З. Шәймарданов һәм Завод урамнары кисешкән урында юл билгеләре куелды, ясалма тигезсезлек  ясалды. А. Меркушев З. Шәймарданов урамнарында балалар мәйданчыклары төзелде. Барлык территориядә энергия саклый торган урам яктырткычлары куелды. Иң мөһиме, бу эшләр барысы да халык белән киңәшеп, аларның фикерләрен, тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнде. ТИҮ ны тикмәгә генә халык белән хакимият арасындагы күпер дип атамыйлар инде.  Ел дәвамында халык белән 6 җыен, җыелышлар уздырылды. Территориядә яшәүче гражданнар 4 мөрәҗәгать белән килделәр.Аларда күтәрелгән мәсьәләләр уңай чишелеш таптылар. 
Яңа елда безнең территориягә кергән урамнарда яшәүче райондашлар белән элемтәбез тагын да ныгыр дип ышанам. Халык белән хакимият бергәләп, үзара аңлашып эшләгәндә генә көнкүрешебездә яшәп килгән проблемаларны уңышлы хәл итеп була.

Айсылу Сәхапова - Тәб Чаллы:
-    Минем өчен ел уңышлы булды. Алдагы елда ирешелгәннәрне саклап каласы иде. 2020 нче елда барлык  теләкләребезнең тормышка ашуын телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса