Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда Сабантуй кайчан узачак?

 Быелгы Сабантуй көннәре дә мәгълүм булды. Районның  үзәк  Сабантуе 9 июнь көнне Полянка авылы янындагы мәйданда узачак.

 Бәйрәм тантанасы 10.00 сәгатьтә   «Батырлар бәйгесе” дигән театральләштерелгән тамаша,  районыбызның авыл хуҗалыгы   алдынгылары, иң яхшы спортчылары, үзешчән  сәнгать  осталары парады белән башланып китә. Алардан соң балыкбистәлеләрне,         кунакларны   район   башлыгы Илдар Таҗетдинов, башка рәсми затлар, кунаклар сәламли. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын, юбиляр парларны бүләкләү тантанасы була,  11.00 сәгатьтә көрәш бәйгесе башланып китә.

Сәхнәдә исә  артистлар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясаячак. Теләге булганнар җыр, бию конкурсларында, бик күп төрле спорт уеннарында (баганага үрмәләү, йомыркалы кашык кабып йөгерү, капчык сугышы, аркан тартышу, чүлмәк вату, гер күтәрү, кул көрәше һәм башкалар) үзләрен сыный алалар. Краснодар шәһәреннән канатта йөрүчеләр ансамбле чыгыш ясаячак.

 

Автор Фарваз Каюмова.

kazanreporter.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса