Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район үзәкләштерелгән китапханәсендә татар, рус, керәшен кызлары ”Могҗизалар кыры”нда белемнәрен сынадылар

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре бер генә  бәйрәм чарасын да читтә калдырмыйлар.

 Китап сөюче укучылары белән даими элемтәдә  торып эшләүнең уңай нәтиҗәсе бу. Чөнки райондашларыбыз китапханәгә бик теләп, яратып йөриләр. 5 мартта уздырылган кичә дә үзенә бик күп дусларын җыйган иде. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, шулай ук Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган әлеге чарада  милләтләр дуслыгы, телебезнең байлыгы, матурлыгы чагылды. Төрле милләт киемендәге катнашучыларның “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән бәйрәмне башлап җибәрүләре, шигъри бәйләмнәр, җырлар – барысы да тамашачы күңеленә хуш килерлек булды.

 Чараның икенче өлешендә татар, рус, керәшен кызлары ”Могҗизалар кыры”нда белемнәрен сынадылар. Халкыбыз  йолаларына, тарихына кагылышлы сорау-җаваплар катнашучыларда гына түгел, залда тамаша кылып утыручы бик күпләрдә кызыксыну уятты. Уенда катнашучы һәр төркем үзе белән якыннан таныштырды, милли ризыгын, җыр-биюләрен тәкъдим итте. Гүзәл ханымнарны бәйрәм белән котлаулар, кичәнең шигъри тәлгәш, моң белән үрелеп баруы үзгә матурлык, үзенчәлекле төс өстәде. Ялыктырмый торган чара әнә шулай санаулы вакытлар эчендә сизелми дә үтте.  Катнашучыларның һәркайсы махсус бүләккә лаек булды. Тамаша кылырга килгән хөрмәтле хатын-кызларыбыз да бу көнне котлаулардан һәм бәйрәм бүләкләреннән читтә калмады.

-Һәр кичәне без күңелдә калырлык итеп уздырырга тырышабыз. Китапханәчеләребезнең укучылар белән бербөтен булып эшләве кичә барышында аеруча сизелә һәм бу бик куанычлы. Укучы китапханәдән, телебездән бизәргә тиеш түгел, - ди район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Рәүфә Кадыйрова.

Әлеге сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Югарыда әйтеп үтелгән бәйрәм чарасы да шуның бер мисалы булды.

 

Фәрвәз Каюмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса